Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мартта арктик салкыннар киләчәк, кар озак эриячәк: Татарстанда яз башы нинди булыр?
Татарстанга мартта арктика салкыннар киләчәк.
Быел Татарстанда кыш иң карлы кышларның берсе буларак тарихка керде. Февраль исә рекордлы явым-төшем күләме белән истә калачак. Март башында җылытып җибәрүгә карамастан, синоптиклар төбәккә салкын фронт якынлашу турында кисәтә. Яз быел озак көттереп киләчәк, ташу көчле булачак. Тулырак – «Татар-информ» материалында.
Быелгы кыш тарихка иң карлы кышларның берсе буларак кереп калды
Быел кышын Татарстанда һава торышы тотрыксыз булды. Декабрь төбәк халкын климатик нормадан 2-2,5 градуска җылырак температура һәм уртача явым-төшем белән сөендерде. Кар шактый соң ятты. Әмма 2026 ел башында кышның кәефе бозылды, дип хәбәр итте «Татар-информ»га «Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов.
Гыйнвар һәм февраль гадәттәгедән күпкә салкынрак (климатик нормадан 2,5-3 градуска түбәнрәк) булды. Ел башы республика халкын һәм коммуналь хезмәтләрне мул кары белән шаккатырды.
«Бу айларда бертуктаусыз диярлек яуган кар күләме климатик нормадан 1,5-2 тапкырга күбрәк, кар көртләре шулай ук ике тапкырга диярлек биегрәк булды», - диде синоптик.
Бу кышны стандарт дип атап булмый – ул метеорология тарихына иң карлы кышларның берсе буларак кереп калды
Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»
Шувалов әйтүенчә, февральдә явым-төшем күләме айлык нормадан уртача 236 процент тәшкил иткән.Синоптиклар сүзләренчә, бу кышны берничек тә стандарт дип атап булмый – ул метеорология тарихына иң карлы кышларның берсе буларак кереп калачак.
«Февраль метеорологик күзәтүләр тарихында иң карлы февраль булды. Явым-төшем күләме 40-90 миллиметр, ягъни айлык нормадан 154-367 процент тәшкил итте», - дип хәбәр итте ТР Гидрометеорология үзәге башлыгы Феликс Гоголь.
Март башында кар апокалипсисы дәвам итә.
«10-15 миллиметрга кадәр җепшек кар явачак. Көненә айлык норманың 40-50 проценты явачак, дип фаразлана. Буран, бозлавык, томан булачак. Юлларда янәдән көчле бозлавык һәм кар өемнәре булу ихтимал. Шулай итеп, кыш әле китәргә теләми», - дип билгеләде Феликс Гоголь.
Март башы Татарстанга язгы җылы алып килде, ләкин, кызганычка, бу бәхет озакка бармаячак
Фото: © Михаил Захаров, «Татар-информ»
Мартта арктик антициклон көтелмәгән «сюрприз» алып киләчәк
Март башы Татарстанга язгы җылы алып килде. Температура фоны нормадан 3-5 градуска югарырак. Әмма рекордлы температура Россиянең көнбатыш төбәкләрендә теркәлгән – биредә урыны белән 11 градуска кадәр җылы күзәтелә.
«1 мартта Великие Луки шәһәрендә һава көндез 10-11 градуска кадәр җылынган. Мәскәүдә, Мәскәү өлкәсендә 5-6 градус җылы булган. Смоленск, Коломна шәһәрләрендә шулай ук климат рекордлары теркәлгән», - дип сөйләде Шувалов.
Бу һава массалары безгә килеп җиткәнче бераз суынып өлгергән иде, әмма шулай да температура нормадан күпкә (7 градуска диярлек) җылырак булды. Тик бу бәхет озакка бармаячак.
Атна уртасыннан төбәккә арктик антициклон килә, температура кинәт кими башлый, дип кисәтә синоптиклар.
«Чәршәмбе-пәнҗешәмбедән илнең Европа территориясенең көнчыгыш өлешенә арктик антициклон килә. Татарстанда кинәт суытып җибәрә», - диде Шувалов.
Төнлә һава температурасы -10..-14 градус тәшкил итәчәк, ә көндез урыны белән -8..-10 градуска кадәр суытачак.
Татарстан хылкына җылыны әле озак көтәргә туры киләчәк. Кыш буена яуган кар массалары зур суыткыч кебек эшләячәк – һава җылынуны тоткарлап торачак
Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»
8 Мартка салкын бераз чигенәчәк
Бәйрәм ялларына салкын бераз чигенәчәк – антициклон көньяк-көнчыгышка таба кузгалачак.
«8 Мартка антициклон Уралга һәм Себергә таба китәчәк. Татарстанда температура 1-6 градуска кадәр җылыначак», - диде Александр Шувалов.
ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары нигезендә, республикада мартның беренче декадасында һава температурасы климат нормасы чикләрендә була. Уртача айлык температура шулай ук климат нормасына якын булачак, дип фаразлана. Язның беренче ае өчен температура нормасы Казанда -3,3 градус, ә Татарстанда -4,2 градус тәшкил итә. Явым-төшем норма күрсәткеченә якын булачак, дип көтелә. Айлык явым-төшем нормасы Казанда 38 миллиметр, ә Татарстанда 28 миллиметр тәшкил итә.
Александр Шувалов сүзләренчә, татарстанлыларга җылыны әле озак көтәргә туры киләчәк. Кыш буена яуган кар массалары зур суыткыч кебек эшләячәк – һава җылынуны тоткарлап торачак.
Ташу чоры ничек үтәчәге яз ничегрәк килүдән тора
Фото: © «Татар-информ»
Яз иртә килгән очракта ташу бик көчле булачак
Феликс Гоголь хәбәр иткәнчә, гадәттә Татарстанда кар 9-20 апрельдә эреп бетә. Кар катламы иң иртә эреп беткән очрак мартның өченче декадасында теркәлгән, ә иң соң эреп беткән очрак апрель азагында – майда булган.
Синоптик әйтүенчә, төгәл фаразларны Идел һәм Кама бассейннарының үзенчәлекләре белән таныш гидрологлар бирергә тиеш. Әмма быел язгы ташуның җитди булачагы билгеле, диде Шувалов.
Татарстанда язгы ташу чоры ничек узачагы яз ничегрәк килүгә бәйле. Александр Шуваловбыел яз башында көтелгән вакыйгаларның ике төрле вариантын атады.
«Әгәр яз бик иртә килсә, өстәвенә яңгырлар яуса, быел язгы ташу экстремаль дәрәҗәдә көчле булачак. Әгәр дә яз килү сузылса, ташу гадәттәгедән көчлерәк, әмма норма күрсәткечләре кысаларында булачак, дип көтәргә була», - диде ул.
ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, республикада кар катламының биеклеге 39 сантиметрдан 67 сантиметрга кадәр тәшкил итә. Иң күп кар Яшел Үзән һәм Арча районнарында, шулай ук Казанда яуган. Республиканың күпчелек районнарында хәзерге вакытта карның биеклеге күпьеллык уртача күрсәткечләрдән 1,5-2 тапкырга зуррак. Россия Гидрометеорология үзәгенең язгы ташу чоры турында рәсми фаразы март уртасына әзер булачак.
Наталья Рыбакова, «Татар-информ»
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз