news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мартның 8 көнендә Татарстан юлларындагы транспорт һәлакәтләрендә 17 кеше үлгән

Шуларның соңгылары Лаеш, Тукай районнарында булган

(Казан, 9 март, “Татар-информ”). Кичә сәгать көндезге 2 тулганда Казан – Оренбург юлының 48 нче чакрымында, Лаеш районы турысында, 1951 елгы кеше утырган «Рено Логан» машинасы, хәрәкәт иминлеген тәэмин итәрлек тизлекне арттырып, каршы як юлга чыккан һәм 1957 елгы кеше идарә иткән «ВАЗ-2112»гә, аннары руленда 1984 елгы зат булган «Киа Сид»ка бәрдергән. Нәтиҗәдә, «Рено Логан» пассажирлары, 1952 елгы 2 хатын-кыз, һәм рульдагы кеше вакыйга урынында һәлак булган, 1955 елгы 3 нче пассажир хатын-кыз күп санлы җәрәхәтле һәм аңсыз килеш(комада) район үзәк хастаханәсенә озатылган. Шулай ук «Киа Сид»ның рулендагы кеше һәм 1988 елгы пассажир хатын-кыз имгәнеп, әлеге Лаеш хастаханәсенә китерелгән, дип хәбәр итә республика ЮХИДИ идарәсенең юлларда хәрәкәт иминлеген пропагандалау бүлеге.

8е көнне кичке 3тә Чаллы – Сарман юлының 28 нче чакрымында « ВАЗ-2112» машинасы белән идарә иткән 1982 елгы зат та, фаразланганча, тизлеген арттырып каршы як хәрәкәт юлына чыккан һәм «Ока»га бәрелгән. «Ока» белән идарә иткән 1962 елгы кеше шунда ук һәлак булган, ә аның 1964 елгы ир-егет пассажиры, тәгәрмәчләренә шиплар куелмаган «уникеле»нең рулендагы зат һәм 1992, 2001, 2009 елгы пассажир хатын-кызлары Тукай районы үзәк хастаханәсенә китерелгән.

Җыеп кына әйткәндә, мартның 8 көнендә республика юлларында кешеләргә каза китергән 111 транспорт һәлакәте булган, аларда 17 кешенең гомере өзелгән һәм 145се имгәнгән, җәрәхәтләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100