news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мартның 3 көнендә транспорт һәлакәтләрендә 42 кеше җәрәхәтләнгән, имгәнгән, 1 кеше үлгән

Шуларның берсе республиканың Нурлат шәһәрендә булган

(Казан, 4 март, “Татар-информ”). Кичә сәгать итрәнге 9 тулганда Нурлат шәһәренең Совет урамы буйлап барган “УАЗ-3909” машинасы рулендәге 1980 елгы кеше, үзенең икенчел әһәмияттәге юлда булуын исәпкә алмыйча, өстенлекле юлдан хәрәкәт иткән “Хендай Акцент”ка юл бирмәгән, нәтиҗәдә, машиналар бәрелешкән. “Хендай Акцент” белән идарә иткән 1969 елгы кеше һәм аның 1968 елгы пассажиры үзәк район хастаханәсенә озатылган, ә “УАЗ”ныкына урында медицина ярдәме күрсәтелгән.

Шул хатка хәбәр иткән республика ЮХИДИ идарәсенең юлларда хәрәкәт иминлеген пропагандалау бүлеге мәгълүматы буенча, быел мартның 3 көнендә республика юлларында булган 38 транспорт һәлакәтендә 42 кеше җәрәхәтләнгән, имгәнгән, 1 кеше үлгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot