news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Марта Зәйнуллинаның тренеры “Фидакарь хезмәте өчен” медале белән бүләкләнде

Республика балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Фәридә Сафиуллинаны бүләкләү турында боерыкны Татарстан Президенты имзалады.

(Казан, 4 апрель, “Татар-информ”). Пхенчханда 2018 елгы Паралимпиада призеры Марта Зәйнуллинаның тренеры, Республика балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Фәридә Сафиуллина Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмәте өчен” медале белән бүләкләнде. Бүләкләү турындагы документ бүген Татарстан Хөкүмәте сайтында чыкты.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов боерыгы белән, Фәридә Сафиуллина физик культура һәм спортны үстерү, спортчыларның югары спорт нәтиҗәләренә ирешүдәге хезмәтләре өчен бүләккә лаек булды.

Элек агентлык Пхенчханда 2018 елгы кышкы Паралимпиадада көмеш һәм ике тапкыр бронза призеры Марта Зәйнуллинага “Дуслык” ордены тапшырылу турында хәбәр ителгән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot