news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Март, июль һәм август: 2027 елда кайчан отпуск алу отышлырак

Март, июль һәм август: 2027 елда кайчан отпуск алу отышлырак
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

2027 елда март, апрель, июль, август, сентябрь һәм декабрь айларында ял алу отышлырак. Бу айларның һәркайсында 22шәр эш көне булачак. Бу хакта РИА Новостига SuperJob юридик практикасы җитәкчесе Александр Южалин сөйләде.

Эксперт сүзләренчә, окладтагы хезмәткәрләр өчен отпускка киткәндә югалтулар күләме айдагы эш көннәре санына бәйле. Алар азрак булган саен, ял итү отышлырак була.

Июнь һәм октябрь айларында 21 эш көне булачак – бу айларда ял шулай ук хезмәт хакында зур югалтуларга китермәячәк. Ә менә 22 эш көне булган айларда бераз отарга да мөмкин.

Бу хезмәткәрләрнең хезмәт хакын окладта тулысынча, эш көннәре санына бәйсез рәвештә исәпләүләре белән бәйле. Шул ук вакытта бер эш көненең бәясен окладтан һәм айдагы эш көннәре саныннан чыгып исәплиләр: алар никадәр азрак булса, һәр көн шулкадәр кыйммәтрәк. Ял көннәре исә уртача көнлек хезмәт хакына бәйле һәм айга карап үзгәрми.

Шуңа күрә кыска айларда яллар хезмәткәр шул ук эш көннәрендә алган хезмәт хакыннан түбәнрәк булырга мөмкин. Күп санлы эш көннәре булган айларда аерма, киресенчә, ял файдасына булачак, дип аңлатты Южалин.

news_right_1
news_right_2
news_bot