news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Март башында Татарстанда җылы булачак

Татарстанда февральнең соңгы көннәрендә һава торышында җитди үзгәрешләр көтелми. Әмма мартның беренче көннәрендә республикада җылытачак, дип хәбәр итә Татарстанның Гидрометеорология үзәге.

Хәзер республикада һава торышы антициклонның төньяк-көнбатыш перифериясе тәэсирендә, аның үзәге Оренбург өлкәсе өстендә. «Алдагы көннәрдә, 27-29 февральдә һава торышында сизелерлек үзгәрешләр көтелми. Шундый ук һава торышы саклана. Бу көннәрдә явым-төшемнәр дә булмый», – диелә синоптиклар хәбәрендә.

27 февраль төнендә Татарстанда һава температурасы -11..-16 градус, көньяк-көнчыгыш районнарда -19..-24 градус, көндез -2..-7 градус була.

Чәршәмбе көнне төнлә 10-15, көндез 1-6 градус салкын була. Февральнең соңгы көнендә төнлә 7-12 градус була, ә көндез -4..0 градуска кадәр җылыта.

1 һәм 2 мартта төнлә -4..0 градус була, ә көндез -2..+3 градус көтелә. Язның беренче көнендә бераз кар яварга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot