news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Март бәйрәмнәрендә татарстанлылар дүрт көн ял итәчәк

Быел гыйнвар каникулындагы ял көнен җомгага - 9 мартка күчерделәр.

(Казан, 26 февраль, «Татар-информ»). Март бәйрәмнәрендә татарстанлылар дүрт көн ял итәчәк, дип хәбәр итә Татарстан хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте.

8 март – Халыкара хатын-кызлар көне, Россия Хезмәт кодексы маддәсе нигезендә, эш көне булмаган бәйрәм көн санала.

Быел 8 март пәнҗешәмбегә туры килә. Моннан тыш, Россия Хөкүмәте карары нигезендә, 6 гыйнвар, шимбә ялы җомгага, 9 мартка күчерелде.

Шул рәвешле, 2018 елда 8, 9, 10 һәм март көннәрендә ял итәчәкбез. Шулай ук 7 мартта эш көне бер сәгатькә кыскарак булачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100