news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Март бәйрәмнәрендә Мәскәүдән һәм Санкт-Петербургтан Казанга өстәмә поездлар йөриячәк

Россия тимер юллары ил буйлап сиксәннән артык өстәмә поезд җибәрә.

(Казан, 22 февраль, «Татар-информ»). 8 март бәйрәмнәрендә Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләре белән Татарстан башкаласы арасында өстәмә поездлар йөриячәк. Бу турыда Россия тимер юллары матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Өстәмә поездлар Мәскәүдән Санкт-Петербург, Казан, Белгород, Киров, Курск һәм башка шәһәрләр юнәлешендә була. Санкт-Петрбургтан өстәмә поездлар Мәскәү, Казан, Курск, Ярославльгә йөриячәк», – диелгән хәбәрдә.

Пассажирлар 7, 8, 10 мартта күп йөрер дип көтелә.

Март бәйрәмнәре чорында Россия буенча сиксәннә артык поезд ерак арага йөриячәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100