news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Март аеннан 2 меңнән артык татарстанлы яңа һөнәр үзләштерде һәм квалификация күтәрде

2 меңнән артык татарстанлы яңа һөнәргә бушлай өйрәтү яки квалификация күтәрү узды. Курслар «Демография» илкүләм проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль программасы ярдәмендә оештырылган.

Быел гаризалар март ахырында кабул ителә башлады. Бу вакыт эчендә 2,5 меңнән артык кеше 56 компетенция буенча укый башлады. Курсларны төгәлләгән 2 мең татарстанлының 1,5 меңнән артыгы эшкә урнаштырылган. Бу турыда Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Гражданнарны әзерли торган белгечлекләр исемлеге мәшгульлек үзәкләре белән әзерләнгән һәм базарның реаль ихтыяҗларына нигезләнә - җитештерү секторыннан алып сәүдәгә кадәр», - дип сөйләде Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге генераль директоры Эмиль Гобәйдуллин.

Популяр юнәлешләргә электромонтаж, веб-технологияләр, бухучет, бизнес өчен программа чишелешләр, мәктәпкәчә тәрбия, эшмәкәрлек, пешекче эше кергән.

Гариза бирү өчен trudvsem.ru сайтына кереп, Дәүләт хезмәтләре аша авторизация узарга кирәк. «Мәшгульлеккә ярдәм» проекты турындагы бүлектә «Белем бирү программалары исемлеге»ндә кызыксындырган юнәлешне һәм белем бирү оешмасын сайларга, анкета тутырырга кирәк. Граждан белән мәшгульлек үзәге белгечләре элемтәгә керәчәк.

Илкүләм проектлар 2019 елдан Россия Президенты Владимир Путинның «май указлары» нигезендә гамәлгә ашырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot