news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Март аенда температура рекорды 8 тапкыр яңартылган

Республикада һава температурасы 10 елга 0,32 градуска кадәр арткан, ди белгечләр

 (Казан, 23 март, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Быел март аенда температура рекорды 8 тапкыр яңартылган. Бу хакта бүген Бөтендөнья метеорология көне (ул 1961 елдан билгеләнә) уңаеннан үткәрелгән матбугат конференциясендә гидрометүзәк җитәкчесе Феликс Гоголь хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, Татарстан территориясендә җылылык арту дәвам итә. 1951 елдан алып хәзергә кадәр республикада һава температурасы 10 елга 0,32 градуска кадәр арткан.

Явым-төшемнәрдә дә арту сизелә, ди белгеч. Әмма соңгы берничә елда аларның нормадан азрак булуын да искәртте ул.

“Узган елның март ае гадәттәгедән җылы килде һәм уртача температура нормадан 3,9 градуска югары иде. Бу бик югары аномаль күрсәткеч. Быел да актив антициклон нәтиҗәсендә, мартның икенче декадасында һәм өченче декада башында гына да 8 температура рекорды яңартылды”, - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100