Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Март аенда Татарстанда инфляция 1,9 процентка кадәр төште
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Татарстанда быелның мартында еллык инфляция 1,9 процент тәшкил иткән, февральдә ул 10,7 процент булган. Россия Банкы бүлеге – ТР Милли банкы шундый мәгълүматлар китерде.
Узган айда азык-төлек товарларына бәяләрнең үсеш темпы 2,7 процент (февральдә – 10 процент) тәшкил иткән. Шул ук вакытта, шикәр бәясе 2022 елның марты белән чагыштырганда 27 процентка арзанайган. Икмәк-күмәч һәм макарон эшләнмәләренең дә (узган елгы күрсәткеч белән чагыштырганда 7,5 процентка) бәясе кимегән.
Азык-төлек булмаган товарларга исә 1,6 процент дәрәҗәсендәге дефляция күзәтелә. Узган ел белән чагыштырганда, телерадиотоварларга бәяләр – 40, элемтә чараларына – 28, компьютерларга – 12, төзелеш материалларына 13 процентка арзанайган.
Шул ук вакытта, юу-чистарту чаралары, шулай ук парфюмерия һәм косметика бәяләре 16 процентка арткан.
Март аенда хезмәт күрсәтү өлкәсендә бәяләр үсеше – 6,6, февральдә 12 процентка акрынайган. Шуның белән бергә, чит ил туризмы хезмәтләре – 30, санитар-сәламәтләндерү – 19, пассажир транспорты хезмәтләре 18 процентка кыйммәтләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз