news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

^Март аенда Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 1,66 процент тәшкил итте

^Март аенда Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 1,66 процент тәшкил итте

(Казан, 14 март, «Татар-информ», Ирина Пашкеева). 2006 елның башыннан Татарстанда теркәлгән эшсезләр саны 1700 кешегә арткан һәм март башында 31,1 мең кеше яки икътисади актив халыкның 1,66 процентын тәшкил итә. Бүген бу турыда ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР эш һәм мәшгульлек министры Борис Захаров хәбәр итте.

2005 ел нәтиҗәләре буенча республикада теркәлгән эшсезләр саны икътисади актив халыкның 1,57 процентын тәшкил иткән (Россия буенча уртача алганда әлеге күрсәткеч 2,5 процентка, Идел буе федераль округында 1,7 процентка тәңгәлләшкән).

Эшсезлек дәрәҗәсенең иң югары дәрәҗәсе Югары Ослан (3,58 процент) һәм Спас (3,57 процент) районнарында. Шулай ук Әлмәт һәм Азнакай районында да эшсезлекнең югары дәрәҗәсе күзәтелә. ТР эш һәм мәшгульлек министры фикеренчә, эшсезлек дәрәҗәсен киметү өчен кайбер районнарда вахта алымы белән вакытлы сезонлы эшләр оештыру яки кешеләр өчен республика эчендә башка җирләргә яшәү урынын үзгәртү мөмкинлеген булдыру максатка ярашлы булыр иде.

Алдагы еллардагы кебек үк эшче кулларга булган ихтыяҗ һәм сорауның туры килмәве актуаль мәсьәлә булып кала. Аерым алганда, Борис Захаров хәбәр иткәнчә, таләп ителә торган белгечләр санына килгәндә, республиканың икътисад өлкәсе өчен ел саен 28 мең яшь кадр кирәк, ә уку йортлары 42 мең кеше әзерли. Урта һөнәри белем белән 2 мең хезмәткәр кирәк, ел саен андый уку йортларын тәмамлаучылар саны 10,6 мең кеше тәшкил итә. Башлангыч һөнәри белем белән 21 мең хезмәткәр кирәк, ә 16,7 мең чыгарыла.

Шулай ук урта эшсезләрнең урта статистик «портрет»ы да үзгәрмәгән. Татарстан эшсезләре арасында 70 проценты хатын-кызлар, 30 проценты – 16 яшьтән 29 яшьіәчә булган яшьләр, 16 проценты – пенсия алды яшендәгеләр, 10 проценты – инвалидлар, 16 проценты югары белемлеләр, 25 проценты – урта профессональ һәм тулы булмаган югары белемле, 18 проценты – башлангыч профессиональ белемле, 9 процентының профессиясе юк.

news_right_1
news_right_2
news_bot