Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Март аенда Татарстан халкын дәвамлы яллар көтә
Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан республика халкы дүрт көн рәттән ял итәчәк.
(Казан, 20 февраль, “Татар-информ”). Татарстан халкын март аенда Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан дәвамлы яллар көтә. Бу хакта Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
“Россия Хезмәт кодексының 112 маддәсе нигезендә 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне эш көне булмаган бәйрәм көне санала. Россия Хөкүмәте карары нигезендә 6 гыйнварның ялы 9 мартка күчерелде. Эш көне булмаган бәйрәм көне алдындагы көндә эш вакыты бер сәгатькә кыскара”, - диелгән хәбәрдә.
Шулай итеп, 2018 елда биш көнлек эш атнасында 8, 9, 10 һәм 11 март көннәре ял көннәре санала.
7 мартта эш көне бер сәгатькә кыскара.
Республика халкын тагын өч ял көне атна ахырында көтә. 23 февраль — Ватанны саклаучылар көне уңаеннан 2018 елның 23, 24 һәм 25 февраль көннәре ял көннәре санала. 22 февральдә эш көне бер сәгатькә кыскара.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз