news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Март аенда Россия тимер юлларында йөк төяү күрсәткечләре якынча 11 процентка арткан

Беренче квартал йомгакларына килгәндә, төялгән йөк күләме 279 млн. тонна булган

(Казан, 5 апрель, “Татар-информ”). Агымдагы елның март аенда Россия тимер юлларында йөк төяү, 2009 елның шул чорына караганда, 10,7 процентка артып, 103,1 млн. тонна тәшкил иткән.
Аерым алганда, март аенда ташкүмер -12,5 процентка, кокс - 57 процентка, нефть һәм нефть продуктлары -9,7 процентка, тимер рудасы -9,3, кара металл- 19,6, сәнәгать чималы-53 процентка күбрәк төялгән. Шул ук вакытта ашлык төяү -22,7, төзелеш белән бәйле йөк төяү-1,8 процентка кимегән. Беренче квартал йомгакларына килгәндә, узган 3 айда тимер юлларда , 2009 елның шул чорына караганда, төялгән йөк күләме якынча 13 процентка артып, 279 млн. тонна булган. Бү хакта “Россия тимер юллары”ның рәсми сайты хәбәр итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100