news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Март аенда Россия халкын кабат озын яллар көтә

23 февральдә булачак Ватанны саклаучылар көне быел шимбәгә туры килә.

(Казан, 10 гыйнвар, "Татар-информ"). Россия халкы өчен киләсе озын яллар Халыкара хатын-кызлар көнендә көтелә. 8 марттан 10 мартка кадәр ял көннәре булачак. Бу турыда Россия Хезмәте министрлыгына сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

23 февральдә булачак Ватанны саклаучылар көне быел шимбәгә туры килә. Бу ял көне 10 майга күчерелә.

Россия халкы Яз һәм хезмәт бәйрәме уңаеннан 1 майдан 5 майга кадәр ял итәчәк. Җиңү көне уңаеннан 9 майдан 12 майга кадәр яллар була.

  • Быелның беренче эш атнасы өч көн генә була һәм 9 гыйнвардан 11 гыйнварга кадәр дәвам итә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot