news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Марсель Вәгыйзов Франкфуртның иң биек ноктасында "Туган тел"не җырлаган
Аңа Германия татарлары да кушылган.
Скопировать ссылку
(Казан, 30 сентябрь, "Татар-информ"). Франкфуртның иң биек ноктасында "Туан тел" җыры яңгыраган. Бу хакта танылган җырчы Марсель Вәгыйзов соцаль челтәрдәге шәхси сәхифәсендә хәбәр итә.
"Франкфурт шәһәренә сәяхәтемнең сәбәбе - монда яшәп иҗат итүче татар рәссамы Җәмилә ханымның һәм аның әтисе - атаклы рәссам Әнвәр Назыровның күргәзмәсенә килү иде. Очрашу бик яхшы үтте. Кичәгә Германиядә яшәүче бик күп татарлар җыелды. Алар белән бергә гармунга кушылып җырладык, татар ризыкларыннан авыз иттек. Иң сөендергәне - туган җирләреннән китсәләр дә, татар телен онытмыйлар, балаларына да өйрәтәләр", - дип, хис-кичерешләре белән уртаклашкан Марсель Вәгыйзов.
"Бу юлы Франкфурт шәһәренең иң биек ноктасына менеп Германиядә яшәүче татарлар белән "Туган тел"не җырладык", - дигән артист.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot