Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Марсель Шәйдуллин: “Предприятиеләрне саклау һәм яңа эш урыннары булдыру – иң көнүзәк мәсьәлә”
Азнакай район һәм шәһәр Советларының ел йомгаклары буенча утырышы булды
(Казан, 3 март, “Татар-информ”). Бүген Азнакай район һәм шәһәр Советларының 2014 елда социаль-икътисади үсеш юнәлешендә эшчәнлек нәтиҗәләре һәм 2015 елга бурычлар буенча утырышы узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты вәкилләре, республиканың икътисад, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек, сәламәтлек саклау, мәгариф министрлары урынбасарлары катнашты.
Азнакай җиренә килеп төшкәч, кунаклар узган ел ишекләрен ачкан төбәкнең иң заманча белем учагы - 1 нче урта мәктәптә булдылар, каланың яңа микрорайонында калыккан “Азнакай нуры” мәчете, “Шифа” сәүдә үзәге, төзелеп килгән музей һәм спорт комплексларын күздән кичерделәр, дип сурәтли җирле “Маяк” газетасы һәм түбәндәгеләр бәян ителә.
Утырышта исә төп доклад белән Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин чыгыш ясады. Ул исәп-хисап елында барлык икътисади күрсәткечләрнең үтәлүен, социаль учреждениеләрнең тотрыклы эшләвен билгеләп узды. Республиканың 45 муниципаль берәмлеге арасында Азнакай унберенче урында тора. Узган ел җирле бюджет үтәлеше 105,6% тәшкил иткән, тулаем территориаль продукция күләме 47 миллиард сумнан артып киткән. Район бюджетын формалаштыруга нефть тармагы гына түгел, кече бизнес субъектлары да шактый өлеш кертә. Былтыр алардан 328 миллион сум салым кергән, - бу барлык кертемнәрнең 24 % проценты. Исәп-хисап елында эшмәкәрләр барлыгы 350дән артык эш урыны булдырган. Төбәктә 3 җитештерү мәйданчыгы төзелү дә яңа эш урыннарына юл ачкан.
Торак, мәгариф, сәламәтлек саклау учреждениеләрен төзекләндерү, юлларны рәткә китерү буенча зур эшләр башкарылганлыгы билгеләп үттелде.
Икенче ел рәттән район бөртеклеләрне җыеп алу буенча республикада беренчелекне бирми. Табигать шартларының авыр булуына карамастан, гектарыннан 24,3 центнер уңыш чыккан, ниәтиҗәдә, 150 мең тонна бөртекле ашлык суктырылган. Авыл хуҗалыгы продукциясе сатудан 1 млрд 414 млн сум табыш кергән, бу, 2013 елдагыга караганда, 139 млн сумга күбрәк. Районда соңгы 3 елда мөгезле эре терлек саны, сөт һәм ит җитештерү күләме сизелерлек арткан.
Төзелеш эшләренә тукталып, ул узган ел 25 мең кв.м торак ( 2013 ел дәрәҗәсенең 106% кадәр) сафка басуын, бик күп мөһим социаль объектлар калкып чыгуын район башлыгы хисабында телгә алды. Шәһәрдә социаль ипотека буенча 186 гаиләгә исәпләнгән 2 торак йорт төзелеп бетеп килә. Яңа Юл микрорайонында 50 урынлык балалар бакчасы төзелә башлаган. Быел Әсәй, Түбән Стәрле авыллары халкына – яңа модульле фельдшерлык-акушерлык пунктлары, тымытыклылар ветеринария пунктына тиенәчәк.
Эшсезлек дәрәҗәсе районда 2015 елның 1 гыйнварына 0,87 процент тәшкил иткән.
Бүгенге шартларда гамәлдәге предприятиеләрне саклау һәм яңа эш урыннары булдыру – иң көнүзәк мәсьәләләрнең берсе, дип ассызыклап үтте Марсель Шәйдуллин докладында. Ул барлык өлкәләрне яктыртып, бу эшләрне башкаруда Татарстан Республикасының, “Татнефть” ААҖнең ярдәме зур булуын аерым билгеләп, җитәкчеләргә олы рәхмәтен белдерде.
ТР икътисад министры урынбасары Рөстәм Сибгатуллин 2030 елга кадәр республиканың социаль-икътисади үсеш стратегиясе хакында сөйләде.
ТР Премьер-министр урынбасары Васил Шәйхразиев республикадагы вәзгыять белән таныштырды. Азнакай муниципаль районының соңгы елларда барлык тармакларда да үз позициясен ныгыта барып, ышанычлы адымнар белән алдынгылар рәтенә атлавын, республика күләмендә рейтингының елдан-ел үсүен, ә авыл хуҗалыгы буенча башкаларга үрнәк булуын билгеләп үтте. Барлык өлкәләрдә дә тагын да югарырак үрләр яулар өчен районда мөмкинлекләр һәм уңай шартлар җитәрлек икәнен ассызыклады. Шулай ук күз уңына алырга кирәкле өлкәләрне әйтеп узды. Азнакай муниципаль районының социаль-икътисади үсешенә зур өлеш кертүе өчен Марсель Шәйдуллинга Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хатын тапшырды.
Утырышта бер төркем сугыш һәм тыл ветераннары, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, юбилей медальләре, Азнакайның лаеклы гражданнары мактаулы исемнәр белән бүләкләнде, “Азнакайнефть” идарәсе башлыгы Разиф Галимов Азнакай муниципаль районының шәрәфле кешесе булды.
Фотосурәт azn116.ru сайтыннан алынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз