Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Марсель Сәлимҗанов исемендәге Республика премиясенә гаризалар кабул итү дәвам итә
Театр сәнгате өлкәсендә Марсель Сәлимҗанов исемендәге Республика премиясенә тәкъдим ителгән кандидатларның эшләре һәм әсәрләре турында материаллар кабул итү 2025 елның 7 ноябренә кадәр дәвам итә.
Премия 2014 елда Татарстан Президенты указы белән гамәлгә куелды. Премия профессиональ театр сәнгатен үстерүгә керткән зур өлешләре өчен иҗат коллективларына һәм иҗат хезмәткәрләренә бирелә. Ул өч җиңүчегә 2 елга бер тапкыр тапшырыла. Лауреатлар мактаулы дипломнар һәм 200 мең сум күләмендә бүләкләр алалар.
Быел республика премиясе лауреатларын бүләкләү 22 декабрьдә профессиональ татар театрының туган көнендә Г.Камал театрында узачак (Һади Такташ ур., 74).
Элегрәк, 2023 елда, премиягә республиканың атказанган сәнгать эшлеклесе, И. М. Җәлил, «Әкият»Татар дәүләт курчак театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, драматург Мансур Гыйләҗев һәм Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Татарстанның Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Равил Шәрәфиев лаек булган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз