news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Марсель Сәлимҗанов исемендәге премияләр тапшырылды

Марсель Сәлимҗанов исемендәге премияләр тапшырылды
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Легендар режиссер Марсель Сәлимҗановның туган көне быел да премьера белән билгеләп үтелде һәм Камал театрының Зур залында «Җанкисәккәем» спектакле алдыннан Марсель Сәлимҗанов исемендәге премияләрне тапшыру тантанасы үтте.

«Быел да без традициябезгә тугры калдык: күркәм театр бинабызның матур залларының берсендә – универсаль залда Дамир Сәлимҗанов авторлыгында һәм Фәрит Бикчәнтәев куелышында «К.Ү.Р.Кә» спектаклен тәкъдим итәбез. Әлеге чарада Марсель Сәлимҗановның тормыш иптәше Гөлнар ханым да катнаша һәм андагы тамашачыны баш режиссерыбыз Фәрит Бикчәнтәев сәламли», – диде спектакль алдыннан сәхнәгә чыккан алып баручы артист Фәнис Җиһанша.

Ул тагын бер залда – Көнчыгыш залында тагын бер премьера уйналуын да искәртте. Әлеге залда Туфан Миңнуллинның «Сөяркә» пьесасы буенча куелган спектакль бара. Бу әсәрне заманында Марсель Сәлимҗанов та сәхнәләштергән булган.

«Марсель абый турында күпме генә сөйләсәң дә, аны күпме генә кадерләсәң дә аз булыр кебек. Бүгенге көндә Казанда остазыбызның исемен йөрткән урам бар, театр әһелләре берлеге бинасы да аның исемен йөртә. Шулай ук, Марсель аганың исемен мәңгеләштерү нисбәтеннән 2014 елда аның исемен йөрткән премия булдыру хакында карар кабул ителде. Бүләк Татарстан Республикасының һөнәри театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән театр әһелләренә 2 елга бер бирелә», дип таныштырып үтте алып баручы.

«Бүген республиканың театр сәнгатендә, гомумән театр сәнгатендә истәлекле вакыйга. Әлеге бина, тулы заллар бу хәлләрнең нәтиҗәсе, тамырлары шәхесләребездә булун күрсәтә. Һәм әлбәттә, аларның иң яктыларыннан Марсель Сәлимҗанов дисәң дә дөрес булыр. Ул театрда 100дән артык спектакль куйган кеше», диде премияне ияләренә тапшырырга чыккан Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин.

«Безнең республика күләмендәге өлкәсендәге югары премияләр – җыр сәнгате өлкәсендә Илһам Шакиров исемендә, рәсем сәнгатендә Бакый Урманче премиясе, театр өлкәсендә Марсель Сәлимҗанов исемендәге премия. Театр әһелләре өчен бу премияне алу чыннан да зур горурлык. Без бүген бу премияне игълан итәбез һәм бүләкләр тапшырабыз», дип дәвам итте ул.

Быел театр сәнгате өлкәсендәге казанышлары өчен Марсель Сәлимҗанов исемендәге премия 4 шәхескә тапшырылды. Болар - «Әкият» курчак театры артисты Сергей Кузнецов, Камал театрының баш рәссамы Сергей Скоморохов, Әлмәт театр директоры Фәридә Исмәгыйлева һәм Камал театрының сәнгать җитәкчесенең беренче урынбасары Илфир Якупов.

«Әлбәттә, минем дәүләт бүләкләрем бар, алар күп, хезмәтебез бәяләнә, Аллага шөкер, әмма ләкин монысы – мәшһүр иҗатчы исемендәге премиянең тапшырылуы – бөтеләй башка әйбер. Бу залга килгәнсез икән, димәк, сез мине аңлыйсыз дигән сүз. Бу бүләк минеке түгел - театрыбызныкы. Минем өлешем, әлбәттә, бар: мин бу театрда 20 ел эшлим. Бик күп танылган режиссерлар белән эшләдем, ә Марсель Сәлимҗановны исеме безнең өчен изге исем», диде премияне алырга чыккан Фәридә Исмәгыйлева.

  • Марсель Сәлимҗанов 2002 елның 26 мартында вафат була. Казанның Татар бистәсе зиратында җирләнгән. Аның исеме Казандагы бер урамга һәм Актёрлар йортына бирелгән. 2014 елда Марсель Сәлимҗанов исемендәге Республика бүләге булдырыла.
  • Марсель Сәлимҗанов исемендәге Республика театр сәнгате өлкәсендәге премия быел алтынчы тапкыр тапшырылды.
  • Марсель Сәлимҗанов премиясе лауреатлары арасында Камал театры артистлары Ринат Таҗетдинов, Илдар Хәйруллин, Фәнис Җиһанша, Түбән Кама театры директоры Рөстәм Галиев, драматург Салават Юзеев һәм башкалар бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot