Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Марсель Сәлимҗановның туганы, режиссер Дамир Сәлимҗанов Буа театрында спектакль куячак
Дамир Сәлимҗанов – Удмуртиянең "Парафраз" Глазов шәһәре драма театры җитәкчесе, баш режиссеры, Удмуртия Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе.
(Казан, 23 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Марсель Сәлимҗановның туганы, Удмуртиядә яшәп иҗат итүче танылган театр режиссеры Дамир Сәлимҗанов Буа дәүләт театрында үз пьесасы буенча язылган комедия куячак.
Мәгълүмат өчен: Дамир Сәлимҗанов – Удмуртиянең “Парафраз” Глазов шәһәре драма театры җитәкчесе, баш режиссеры, Удмуртия Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе. Россиянең төрле шәһәрләрендә җитмешләп спектакль куйган. Татарстанда бер спектакль дә куйганы юк. Дамир Сәлимҗанов белән Марсель Сәлимҗановның бабалары бертуган. Татарстанга беренче тапкыр режиссер буларак, Камал театры уздырган театр лабораториясенә килгән иде.
“Мин Удмуртиядә тудым, шунда яшим һәм иҗат итәм. Ә үземнең тарихи ватаныма бик теләп киләм. Татарстанда туганнарым бик күп, – диде Дамир Сәлимҗанов. – Кызганыч, татар телен белмим. Әмма әлегә белмим. Инде Татарстанга икенче тапкыр театр лабораториясенә чакырылгач, өйрәнергә кирәклеген аңладым”.
Буа шәһәрендә узган “Буа Талиясе” лабораториясе кысаларында Дамир Сәлимҗанов үзенең “Дуры мы, дуры” спектакле буенча эскизлар тәкъдим итте. Сюжет буенча өч хатын кыз вербатим жанрында язмышларын сөйли һәм Яңа ел төнендә Татьяна фатирында җыелалар. Биредә автор компьютер уеннарында кулланыла торган “дәвамын сайлау мөмкинлеге” ысулын кулланган. Ягъни, тамашачы билгеле бер урыннарга җиткәч, кул күтәреп “Стасик”ның калуына яки чыгып китүенә, “Кыш бабай”ның калуына яки кайтып китүенә тавыш бирә. Спектакльдә режиссер үзе дә катнаша.

Дамир Сәлимҗанов “Татар-информ” хәбәрчесенә әлеге спектакльнең куеп бетерелү мөмкинлеге турында Буа театры җитәкчелеге белән сөйләшүләр баруын, әмма башта әлеге спектакльгә татар тамашачысына ихтыяҗ булу-булмавын уйларга кирәклеген әйтте.
Дамир Сәлимҗанов үзенең 2019 елга кадәр иҗат планнары төзелгәнен, шәхси театрын ташлап, озакка спектакльләр куерга йөри алмавын әйтте. “Күп дигәндә сезонга ике тапкыр кая да булса спектакль куярга бара алам”, – диде ул.
Буа театры сәнгать җитәкчесе Раил Садриев, “Дуры мы, дуры” спектакленең, һичшиксез, куелачагына, гыйнварда премьера булачагына ышанычын белдерде.
Искәртеп узабыз, Буа шәһәрендә "Буа Талиясе" театр лабораториясе узды. Лаборатория спектакльләре "Россиянең кече шәһәр театрлары" "Бердәм Россия" партиясе проекты кысаларында куелачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз