Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
^Марсель Сәлимҗанов турындагы документаль фильм өстендә эшләүнең чираттагы этабы тәмамланды
^Марсель Сәлимҗанов турындагы документаль фильм өстендә эшләүнең чираттагы этабы тәмамланды
(Казан, 9 март, "Татар-информ", Диләрә Рәхимова). Марсель Сәлимҗановның тормышы һәм иҗаты турындагы документаль фильм өстендә эшләүче төркем Мәскәүдән кайтты, анда танылган режиссерның коллегалары һәм дуслары: Михаил Ульянов, Александр Калягин, Наталия Зверева, Леонид Хейфиц белән интервьюлар төшерелгән. "Марсель Сәлимҗанов дөньясы" эш исеме белән бер сәгатьлек фильмның премьерасы язын көтелә.
Фильм Марсель Сәлимҗанов укыган Россия театр сәнгате академиясендә төшерелгән. Аны студент еллары Россия театр сәнгате һәм кинематографиясенең күп кенә танылган шәхесләре белән очраштырган. Марсель Сәлимҗанов тулай торакта танылган режиссер Леонид Хейфиц белән бер бүлмәдә яшәгән.
Красногорскиның Үзәк дәүләт архивында фильмга 1937-1963 елларның кинодокументлары сайланган. Әмма фильмны төшерү төркеме Сәлимҗановның тормышы һәм иҗаты турындагы иң күп материалны "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе фондыннан һәм режиссер бөтен иҗат тормышын бәйләгән Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры архивыннан тапкан.
Проект өстендә эшне хәзерге баш режиссер Фәрит Бикчәнтәев җитәкли. Фильмның продюсеры - Марина Галицкая. Тавыш бизәлешендә Салих Сәйдәшев көйләре кулланылачак. Фильм татар һәм рус телләрендә дөнья күрәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз