news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марсель Сәлимҗанов премиясенә драматург Ризван Хәмид тәкъдим ителгән булган

Күренекле драматург Ризван Хәмид 17 сентябрьдә Казанда вафат булды.

(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Быел Марсель Сәлимҗанов исемендәге республика премиясенә Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан танылган драматург Ризван Хәмид тәкъдим ителгән булган. Бу мәгълүматны Татарстан Язучылар берлегендә расладылар. Ризван Хәмиднең «Синең урыныңа кайттым...» исемле беренче пьесасын Марсель Сәлимҗанов сәхнәләштергән булган.

Татарстан театр әһелләре берлеге рәисе Фәрит Бикчәнтәев Г.Камал театрында узган матбугат конференциясендә егермедән артык гариза булуын, Татарстан Язучылар берлегеннән дә гариза кергәнен хәбәр иткән иде. Премия комиссиясенең бер утырышы узганы мәгълүм.

Комиссия уңай хәл итсә, 7 ноябрьдә Марсель Сәлимҗанов премиясе драматургның гаиләсенә тапшырылырга мөмкин.

Искәртеп үтәбез. Күренекле драматург Ризван Хәмид 17 сентябрьдә Казанда вафат булды. 18 сентябрьдә Киндерле зиратына җирләнде. Ризван Хәмидкә 24 октябрьдә 76 яшь тулган булыр иде. Татар тамашачы драматургның соңгы эшләре буларак Мансур Гыйләҗев белән автордаш булып язылган “Курчак туе” пьесасы буенча Г.Камал театрында куелган спектакльне яхшы хәтерли. Хәзерге вакытта Татарстанның бер генә театрында да Ризван Хәмиднең спектакльләре бармый.

Мәгълүмат өчен. Татарстан Республикасында Марсель Сәлимҗанов исемендәге Театр сәнгате өлкәсендә республика премиясе гамәлгә куелды һәм ул 2016 елда беренче тапкыр тапшырылган иде. Премиянең беренче лауреатлары – Камал театры артисты Ренат Таҗетдинов, гомерен Әтнә театрын җитәкләүгә багышлаган Гомәр Мәрданов һәм Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама театрының баш режиссеры Рөстәм Галиев. Премия Марсель Сәлимҗановның туган көнендә – Камал театрының режиссер хөрмәтенә чыгарылган яңа премьерасы алдыннан тапшырыла. Марсель Сәлимҗанов туган көнендә премьера чыгару – Камал театрының традициясе.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100