news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Марсель Миңнуллин Запорожье өлкәсе сәламәтлек саклау министры вазифасын башкаручы булды

Марсель Миңнуллин Запорожье өлкәсе сәламәтлек саклау министры вазифасын башкаручы булды
Фото: «Татар-информ», Рамил Гали

Татарстан Республикасының элеккеге сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин Запорожье өлкәсенең сәламәтлек саклау министры вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде. Мондый мәгълүмат Запорожье өлкәсе Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында чыккан.

Марсель Миңнуллин 1974 елның 22 июнендә туа.

1997 елда Казан дәүләт медицина институтын тәмамлый, 1 нче номерлы хирургия авырулары кафедрасында клиник ординатурада белем ала.

2000 елдан 2001 елга кадәр Республика клиник хастаханәсе кабул итү бүлегендә табиб-хирург була, аннары абдоминаль хирургия бүлегендә эшли. 2010 елдан 2023 елга кадәр — Республика клиник хастаханәсе баш табибының медицина өлеше буенча беренче урынбасары.

2023 елда Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры итеп билгеләнә. 2025 елның июнендә үз теләге белән постыннан китә.

news_right_1
news_right_2
news_bot