news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Марсель Миңнуллин Татарстанның сәламәтлек саклау министры итеп билгеләнде

Марсель Миңнуллин рәсми рәвештә Татарстан Республикасының сәламәтлек саклау министры булды. Аны билгеләү турындагы карарны бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалады.

«Миңнуллин Марсель Мансур улын Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры итеп билгеләргә», - диелә документта.

Марсель Миңнуллин республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы вазифаларын 2023 елның 6 февраленнән бирле, элеккеге министр Марат Садыйков вафатыннан соң башкара.

1974 елда туган Миңнуллин моңа кадәр Республика клиник хастаханәсе баш табибының беренче урынбасары булып эшләде. Аның һөнәри юлы Республика клиник хастаханәсенең кабул итү бүлеге табиб-хирургы вазифасыннан башланган, төп эш урыны абдоминаль (эч куышлыгы) хирургия бүлеге булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot