news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марсель Миңнуллин Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчесе итеп билгеләнде

Марсель Миңнуллин Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчесе итеп билгеләнде
РКБның матбугат хезмәте

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары белән ТР сәламәтлек саклау министры вазифаларын башкаручы итеп Марсель Миңнуллин билгеләнде. Бүген республика Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында коллективына министр вазифаларын башкаручыны тәкъдим итте.

Моңа кадәр Миңнуллин Республика клиник хастаханәсе баш табибының медицина буенча беренче урынбасары вазифасында эшләгән.

Марсель Миңнуллин 1974 елның 22 июнендә туган. Казан дәүләт медицина институтының дәвалау факультетын тәмамлаган. Аннары Казан дәүләт медицина университетының 1нче хирургия авырулары кафедрасына аспирантурага кергән.

Марсель Миңнуллин Республика клиник хастаханәсенең кабул итү бүлеге табиб-хирургыннан клиника баш табибының беренче урынбасарына кадәр һөнәри юл үтте. Аның төп эш урыны абдоминаль хирургия бүлеге булган.

  • Искәртик, Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков 29 гыйнварда вафат булды.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100