news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марсель Миңнуллин: Рөстәм Гайфуллин үлеме - сәламәтлек саклау өлкәсе өчен зур югалту

Бүген 56 яшендә Республика клиник хастаханәсенең элеккеге баш табибы, Казанның 21 нче сырхауханәсе баш табибы Рөстәм Гайфуллинның кинәт үлеме турында билгеле булды.

«Сәламәтлек саклау системасының чын профессионалларының берсе, 21 нче шәһәр сырхауханәсе баш табибы Рөстәм Фәизович якты дөньядан китте», – дип хәбәр иткән иде Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин министрлыкның рәсми сайтында.

Министр мәрхүмнең гаиләсе, якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе соравы буенча министрлыкның матбугат хезмәте юллаган хәбәрдә түбәндәге юллар бар:

«Рөстәм Фәизович үз эшенең чын остасы, сәламәтлек саклау тармагының талантлы оештыручысы, үз эше өчен янып торучы иде. Аның дөньядан китүе – Татарстанның сәламәтлек саклау өлкәсе өчен зур югалту».

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100