news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Марсель Мәхмүтов авыл хуҗалыгында югары технологияле проектлар турында сөйләде

Татарстанда биш ел эчендә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек сәнәгатен модернизацияләүгә 193 млрд сум инвестиция җәлеп ителгән.

Бу хакта ТР Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов үзенең хисап докладында сөйләде.

«Инвестицияләрнең саллы өлеше югары технологияле проектларны тормышка ашыруга юнәлдерелгән», – дип белдерде ул.

Татарстанда 68 мең баш терлеккә исәпләнгән 97 терлекчелек комплексы, бөртекле һәм май культураларын саклау өчен 122 мең тонна куәтлелеккә ия элеватор, сәгатенә 45 мең тонна җитештерә ала торган комбикорма заводы, елына 32,4 мең тонна бәрәңге җитештерү заводы төзелгән һәм файдалануга тапшырылган.

Апас, Казан сөт комбинатлары яңартылган, 61 млрд сумга 16,8 мең берәмлек техника һәм җиһаз сатып алынган.

news_right_1
news_right_2
news_bot