news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марсель Имамов татарстанлыларны Халыкара өлкәннәр көне белән котлады

РФ Пенсия фондының ТР идарәсе идарәчесе өлкән буын вәкилләренә фидакарь хезмәт, тәҗрибә, белем һәм зирәклек өчен рәхмәт белдерде

(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ»). Россия Федерациясе Пенсия фондының ТР идарәсе идарәчесе Марсель Имамов олы татарстанлыларны Халыкара өлкәннәр көне белән котлады. Ул өлкән буын вәкилләренә фидакарь хезмәт, тәҗрибә, белем һәм зирәклек өчен рәхмәт белдерде, дип хәбәр итә идарәнең матбугат хезмәте.

"Хөрмәтле татарстанлылар! Халыкара өлкәннәр көне - төрле яшьтәге кешеләрне берләштерүче, өлкән буыннарның рухи кыйммәтләрне, халык гореф-гадәтләрен, дәүләтнең күп милләтле мәдәниятен саклау керткән өлешен искәртеп торучы бәйрәм.

Вакыт бер урында гына тормый. Бүгенге көндә дә без яшьләрен истә тотып һәм аларның тормыш тәҗрибәсе алдында баш иеп, өлкәннәрдән киңәш сорарга ашыгабыз. Шул ук вакытта өлкән кешеләр безнең кайгырту һәм игътибарга мохтаҗ. Без, аларның варислары, алар каршындагы җаваплылыкның нинди зур булуын аңлыйбыз. Безнең бурыч - аларга яхшырак яшәр өчен шартлар тудыру. 

Сезне котлап, бөтен өлкән буын вәкилләренә фидакарь хезмәт, тәҗрибә, белем һәм зирәклек өчен рәхмәт белдерәм. Сезнең янда һәрчак яраткан балаларыгыз һәм оныкларыгыз, кайгыртучан туганнарыгыз һәм дусларыгыз булсын. Сезнең күңел юмартлыгы, яхшылык һәм ачык йөзлелегез безнең өчен һәрчак үрнәк булсын", - диелгән әлеге котлауда.

 

 

 

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100