news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Марсель Имамов радиоэфирда пенсия турындагы сорауларга җавап бирәчәк

Гражданнар пенсия законнарындагы булачак үзгәрешләр, валоризация, бердәм социаль салымны гамәлдән чыгару турында мәгълүмат алачак

(Казан, 28 октябрь, “Татар–информ”). Иртәгә Россия Пенсия фондының ТР буенча идарәчесе Марсель Имамов “Социаль ориентирлар” программасының (“Татарстан” дәүләт телерадиокомпаниясе) турыдан–туры эфирында радиотыңлаучыларның сорауларына җавап бирәчәк.
Гражданнар пенсия законнарындагы булачак үзгәрешләр, валоризация, бердәм социаль салымны гамәлдән чыгару турында мәгълүмат алачак. Үзегезне кызыксындырган сорауларны турыдан–туры эфирга 555–55–13, 555–55–14 телефоннары буенча шалтыратып бирергә мөмкин.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100