news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марсель Имамов: “Өлкәннәрне үз балаларыгызны яраткан кебек яратыгыз”

РФ Пенсия фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе Марсель Имамов Халыкара өлкәннәр бәйрәмен үткәрү уңаеннан татарстанлыларга мөрәҗәгать итте

(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ»). РФ Пенсия фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе Марсель Имамов Халыкара өлкәннәр бәйрәмен үткәрү уңаеннан татарстанлыларга мөрәҗәгать итте.
Хөрмәтле татарстанлылар!
Бүген Халыкара өлкәннәр көнендә һәрберегезгә мөрәҗәгать итәсем килә.
Көндәлек тормыш мәшәкатьләре белән мавыккан яшьләр, өлкәннәргә игътибарлы булырга онытмагыз. Әгәр тирә-юньгә күз салсагыз, сез һәрвакыт транспортта беркем дә урын бирмәгән авыру кешене, дөньяда якын кешесе калмаган картны, очраклы кешегә бер сүз генә әйтергә хыялланган ялгыз кешене күрерсез.
Сез үз балаларыгызда өлкәннәрне хөрмәт белән карый торган һәм изге күңелле итеп тәрбияләргә тиешсез, шул вакытта сезнең дә пенсия елларыгыз бәхетле үтәр.
Өлкән туганнарыгызны үз балаларыгызны яраткан кебек яратыгыз, ярдәм итегез.
Ә балалары үсеп буйга җиткән, хезмәт стажлары тулып лаеклы ялга китәр вакыты җиткән гражданнарга нык сәламәтлек телим. Социаль, мәдәни, икътисади мәсьәләләр белән кызыксынудан һәм актив позициядә булудан туктамагыз.
Бүген шәхсән үзем һәм РФ Пенсия фондының ТР буенча бүлеге коллективы исеменнән сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, балаларыгызның игелеген күреп яшәвегезне телим.
Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Марсель Имамов

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100