news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марсель ИМАМОВ:

“Апрельдан соң алдагы тапкыр пенсия арту быел июньдә көтелә”

Марсель ИМАМОВ: “Апрельдан соң алдагы тапкыр пенсия арту быел июньдә көтелә”
Быел янә пенсияләр һәм акчалата түләмнәр суммасы артачак. Шул хакта аңлатма бирүен үтенеп, Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Марсель Имамовка мөрәҗәгать иттек.


М.И.: Сез сорау биргәнче үк, сүземне башлап, шуны искәртәсем килә: 2010 елның 1 гыйнварыннан пенсияләрнең структурасы үзгәрде. Хәзер һәр гражданинның пенсиясе 2 өлештән тора - теркәлгән күләмле иминият өлештән һәм туплам өлештән, элек 3 өлештән иде – база өлештән, иминият һәм туплам өлешләрдән. Шулай ук, гамәлдәге законга ярашлы рәвештә, Россия Федерациясендә 2 төрле пенсия түләнелә: хезмәт пенсиясе һәм дәүләт пенсия белән тәэмин итә торган пенсияләр.

Андый һәртөр пенсияне республикада күпме кеше ала дип күзаллыйк?

М.И.:
Аерым алганда, хезмәт пенсиясен 945 меңнән күбрәк кеше ала, дәүләт пенсия белән тәэмин итә торган пенсияне – 70 меңләп.

Быел 1 апрельдан янә пенсия артуы хакында тулырак аңлатсагыз иде.

М.И.: Әйе, апрельның 1еннән хезмәт пенсияләре чираттагы тапкыр арта. Әгәр элек пенсиянең база өлеше аерым, иминият өлеше аерым күтәрелсә, быелдан ул гомуми рәвештә 6,3 процентка арта. Шул рәвешле, 945 меңнән артык пенсионерның 1 апрельдан пенсиясе 6,3 процентка арта. Биредә картлык, инвалидлык буенча һәм ашатучы-тәэмин итүчесез калган очрак буенча пенсияләр арту турында сүз бара. Дәүләт пенсия белән тәэмин итә торган пенсияләр 8,8 процентка арта. Мәсәлән, инвалидлык буенча социаль пенсияләр инвалид балалар һәм ата-анасыз калган, ягъни аларның икесен дә югалткан 18 яшькә кадәрге балалар пенсиясе 5574 сум булачак, ягъни 450 сумга артачак. Шул ук вакытта гражданнарның аерым категорияләре әлеге пенсияләрнең 2 төрен дә ала. 1 апрельдан аларның пенсияләренең 2се дә берьюлы арта.

Бу очракны аерым мисалда күрсәтеп булмыймы?

М.И.:
Әйтик, Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм әлеге сугышта катнашканнарны алыйк: алар пенсиясенең иминият өлеше һәркайсының индивидуаль рәвештә арта, инвалидлык буенча 2 нче пенсияләре - нинди группа инвалид булуга карап. Мәсәлән, I группа инвалидларның пенсиясе 563 сумга арта, II группаның – 450 сумга, III группаның – 338 сумга.

Күрелгән чаралар нәтиҗәсендә, пенсияләрнең уртача күләме 6790 сумнан 7226 сумга җитәчәк. Ничек кенә булмасын, пенсионерлар регионда билгеләнгән яшәү минимумыннан да ким пенсия алырга тиеш түгел – республика буенча ул 3696 сум тәшкил итә.

Шулай ук, 1 апрельдан “ЕДВ” дип йөртелгән ай саен түләнелә торган акча суммасы 10 процентка артасын, социаль хезмәтләр җыелмасының акчалата эквиваленты 705 сумга җитәсен искәртик. Соңгысының 627 сумы бушлай медицина ярдәме күрсәтү һәм дару белән тәэмин итү суммасы булса, 78 сумы – шәһәр яны тимер юл транспортында бушлай бару суммасы.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65 еллыгы уңаеннан ветераннарга өстәмә акча каралачагы хакында алдан сүз булган иде, әлеге мәсьәлә уңай хәл ителдеме?

М.И.:
Россия Федерациясе Президенты Указына ярашлы рәвештә, быел Пенсия фонды органнарына ветераннарга акча түләүгә кагылышлы өстәмә вазифа бирелде: фонд Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм инвалидларына, шулай ук тыл хезмәтчәннәренә бер тапкыр 5әр мең һәм 1әр мең сум акча тапшырырга тиеш. Ягъни әгәр гражданин Бөек Ватан сугышы ветераны, инвалиды яки элеккеге балигъ булмаган концлагерь тоткыны булса, шулай ук Финляндия, Япония белән сугышлар һәм Бөек Ватан сугышы вакытында һәлак булган хәрбиләрнең тол калган хатыннарына, Бөек Ватан сугышында катнашып һәлак булган һәм үлгәннәрнең тол хатыннарына 5әр мең сум күләмендә акча бирелә. Бөек Ватан сугышы елларында тылда кимендә 6 ай эшләгән гражданнарга, элеккеге концлагерьларда балигъ булган тоткыннарга исә 1әр мең сум акча каралган. Татарстанлыларның 150 меңгә якыны, шундый матди ярдәм белән бергә, хакимиятнең башкарма органнары тарафыннан да ярдәм һәм игътибар тоярга тиеш дип саныйм.

Шушы өстәмә акчаны алу өчен аларга Пенсия фондына яисә социаль тәэминат органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк буламы?

М.И.:
Юк. Бер тапкыр бирелә торган ул акча бездә һәр пенсионерның пенсиясенә кушып бирелә, аның суммасы “расчетный листок” дип аталган исәп-хисап кәгазенә аерым юлда теркәлә. Әгәр гражданинга 2 учреждение буенча акча алырга нигез бар икән, әйтик, ул элеккеге хәрби яки эчке эшләр органнары хезмәткәре булып, көч структуралары ведомстволары һәм Пенсия фонды буенча пенсия ала икән, бу очракта фәкать Пенсия фонды органнары гына эш йөртә. Шулай ук әлеге гражданнарга беркая да аерым мөрәҗәгать итәсе түгел.

Марсель әфәнде, Пенсия фондының Татарстан бүлеге боларның барысын да вакытында башкарып чыгарлыкмы, тоткарлыклар булу ихтималы шәйләнмиме?

М.И.:
Өзеклекләр килеп чыгар дип уйламыйм, без алдан ук моңа әзерләндек.

Насыйп булса, һәркайсыбыз пенсионер булачак. Булачак пенсиягезне формалаштыруны бүгеннән кайгыртыгыз, дисез, чынлыкта, кайгыртучылар республикада күпме?

М.И.:
Булачак пенсияләрне дәүләт катнашында финанслар туплау (софинансирование) буенча эш дәвам иттерелә. Пенсия фонды органнарында шуның буенча бердәм колл-үзәк эшли. Аның телефоны тәүлек әйләнәсе хезмәт күрсәтә, теләгән кеше 8-800-5055555 номеры буенча бушлай шалтыратып, кызыксындырган соравына җавап ала.

Дәүләт шундый мөмкинлек бирә икән, нишләп әле файдаланып калмаска? Татарстан һәрьяктан алда булырга омтыла, гражданнары да һәр яңалык белән кызыксынучан. Шушы программада 65 меңнән артык татарстанлы катнаша, нәтиҗәдә, Пенсия фонды органнарына 100 млн. сум акча керде. Быел 1 мартка гражданнарның счетларына финанслашуның 71 млн. сум күләмендә беренче траншы килде, бу исә - былтыр күчерелгән взнослар. Үзенең пенсиясенә инвестицияләр керткәннәрнең взнослары дәүләт хисабына 2 тапкырга артты, ягъни бу очракта дәүләт исеменнән эш йөрткән Пенсия фонды үзенең йөкләмәләрен тулысынча үти, диясем килә. Шул рәвешле, 10 елга каралган программаның инде 1 елы узды да.

Бу урында тагын шуңа игътибарны юнәлтү урынлы: законда каралган яңалык буенча, һәр гражданин үзенең пенсия тупламаларын кулай санаган фондка салып табыш алу бәрабәренә фонд сайлауда елына 4 тапкыр фикер-гамәлен үзгәртергә хокуклы. Республикада гамәлдә булган программада җирле фондлар катнаша, керемнәре - елына 15-16 процент. Пенсия фонды органнары, шулай ук дәүләтнең башка структуралары ай саен ул фондларга мониторинг үткәрә, эшчәнлекләрен күзәтеп тора. Гражданнарның әлеге фондларга ышанып тапшырган пенсия средстволары җитди рәвештә саклана дип әйтә алам. Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге эшчәнлеге Башкарма дирекция тарафыннан да югары бәяләнде, аерым пенсия фонды юнәлеше, Пенсия фондлары эшчәнлекләре һәм башкалар – барлыгы 50ләп күрсәткечтә пенсия системасы буенча без беренче урынга чыктык.

Татарстан бу яктан да беренче димәкче буласыз инде. Шулай да, пенсионерлар үзләренә кагылышлы мәсьәләләрне белешү өчен кая мөрәҗәгать итә ала?

М.И.:
Гражданнарның пенсия белән тәэмин ителеше буенча, иминиятләштерелгән гражданнар, иминиятләштерүчеләр хокуклары Татарстанда тулысынча үтәлә. Пенсия фондында “кайнар линия” гамәлдә:  (843) 279-27-27 , пенсия белешмәрен автоинформатор аша да алырга мөмкин: (843) 555-74-74. Шулай ук Интернетта үз порталыбыз бар, анда тиешле барлык мәгълүмат та бирелеп тора: www.pfrf.ru, www.pfrrt.ru.

Шулай да, пенсияләрнең артуы нәрсәгә бәйле һәм алга таба артачагы хәзердән үк билгелеме?

М.И.:
Бу, беренче чиратта, Пенсия фонды керемнәренә бәйле, шулай ук инфляция йогынтысы да моңа тәэсирле. Шул рәвешле, бүген Россия Пенсия фонды бюджеты проектында алдагы тапкыр пенсия арту быел июньдә көтелә. Проект кына булганга, мин әлегә төгәл саннар китерә алмыйм. 

                                                                                                       Әңгәмәдәш - Миләүшә Низаметдинова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100