Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Марсель Әхмәтҗанов "Фидакарь хезмәте өчен" медале белән бүләкләнде
Татар галименә медальне Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды.

(Казан, 10 сентябрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәгенең баш фәнни хезмәткәре Марсель Әхмәтҗанов "Фидакарь хезмәте өчен" медале белән бүләкләнде.
Медальне аңа Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды.
- Марсель Әхмәтҗанов — әдәбият галиме, археограф, текстолог, филология фәннәре докторы. Йөздән артык гыйльми һәм гыйльми-популяр хезмәт авторы. Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге лауреаты. Аның тарафыннан 3500дән артык китап, 1500 тарихи документ өйрәнелә. Аның татар әдәбияты тарихына, шәҗәрәләргә, текстологиягә кагылышлы егермедән артык китабы, меңнән артык фәнни, фәнни-популяр, публицистик характердагы мәкаләсе бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз