news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Марсель хәзрәт: Иректән мәхрүм ителгәннәр бу бәйрәмне ихластан көтеп ала

Баш имам-куратор Марсель хәзрәт Мингалиев билгеләп узганча, корбан итен тапшыру традициясе инде берничә ел рәттән гамәлгә ашырыла.

Марсель хәзрәт: Иректән мәхрүм ителгәннәр бу бәйрәмне ихластан көтеп ала
dumrt.ru

(Казан 1 август, "Татар-информ"). Казанның “Ярдәм” мәчетендә Татарстан Республикасы төзәтү учреждениеләрендә эшләүче имамнар катнашында очрашу уздырылды. Эшлекле киңәшмәне ТР мөфтиенең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе Илдар хәзрәт Баязитов үткәрде, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте.

Очрашу барышында имамнар төзәтү учреждениеләрендә Корбан бәйрәменә әзерлек, шул исәптән колонияләргә хөкем ителгәннәр өчен корбан итен тапшыру мәсьәләләре каралды.

Баш имам-куратор Марсель хәзрәт Мингалиев билгеләп узганча, корбан итен тапшыру традициясе инде берничә ел рәттән гамәлгә ашырыла. Иректән мәхрүм ителгәннәрнең һәркайсы, милләтенә һәм диненә карамастан, бу бәйрәмне ихластан көтеп ала. Үзләре турында кайгыртуларын тоеп, тоткыннарның күңелләре йомшара. Имамнарның бурычы – корбан итен республиканың барлык колонияләренә, хәтта иң ерактагыларына да, вакытында тапшыру, дип ассызыклады Марсель хәзрәт.

news_right_1
news_right_2
news_bot