news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Марсель Гарипов Казахстанның Астана шәһәрендә «Мәңгелек мәхәббәт» китабын тәкъдим итте

Марсель Гарипов Казахстанның Астана шәһәрендә «Мәңгелек мәхәббәт» китабын тәкъдим итте
Фото: Татарстан Язучылар берлеге Әлмәт бүлегенең ВКонтакте социаль челтәрендәге төркеме

Язучы Марсель Гарипов Казахстанның Астана шәһәрендә урнашкан Л.Н.Гумилев исемендәге Евразия милли университеты каршындагы «Каюм Насыйри институты» фән-мәгариф үзәгендә «Мәңгелек мәхәббәт» китабын тәкъдим итте. Бу хакта Татарстан Язучылар берлеге Әлмәт бүлегенең ВКонтакте социаль челтәрендәге төркемендә хәбәр ителә.

Искәртеп узабыз, быел Габдулла Тукайның 140 еллыгы уңаеннан Татарстан китап нәшриятында әлеге китапның өченче тулыландырылган басмасы дөнья күрде. Анда бөек шагыйребез иҗатының совет чорында игътибардан читтә калып килгән, укучыларга чагыштырмача аз мәгълүм булган яңа ягы - сөю лирикасы ачып бирелә. Тукайның З.Мәүлүдовага булган яшерен мәхәббәтен тасвирлаган җыентыгында автор Зәйтүнәгә багышлап язылган 40лап шигырьне анализлый.

Шулай ук чарада Татарстанның Казахстандагы тулы вәкаләтле вәкиле Денис Вәлиев, Г.Тукай премиясе лауреаты, рәссам, академик Камил Муллашев һ.б. чыгыш ясады. Чараны үзәк җитәкчесе Әдилә Төхфәтова алып барды.

«Шунысы куанычлы, очрашуда балалар, студентлар, татар һәм казах язучылары бар иде. Уральск (Орал) шәһәреннән килгән саф татарча сөйләшүче талибә Сафиягә китабымны бүләк иттем. Татар барда – хәтер бар!», – дип уртаклашты Марсель Гарипов.

news_right_1
news_right_2
news_bot