news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Марсел Галимәрданов Ватанны саклаучыларны котлады

Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор сәламәтлек һәм рухи күтәренкелек теләде

(Казан, 23 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Марсел Галимәрданов Кораллы көчләр хәрбиләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
“Хөрмәтле ватандашлар! Хөрмәтле Кораллы көчләр хәрбиләре һәм ветераннары! Сезне чын йөрәктән Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз. Бу бәйрәм туган җирне саклаучылар һәм азат итүчеләргә, бүген дәүләтнең бәйсезлеге сагында торучыларга хөрмәтне символлаштыра, чын ир-атлар һәм патриотлык, хәрби бурыч һәм батырлык бәйрәме. Бу көнне безнең дәүләт өчен хезмәт иткән һәм хезмәт итүчеләрне, Россиянең тотрыклыгы һәм иминлеген тәэмин итүчеләрне хөрмәтлибез. Ватанга хезмәт итүгә гомерләрен багышлаган сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннарына аеруча рәхмәт белдерәм! Сезгә сәламәтлек, рухи күтәренкелек, уңышлар һәм гаилә иминлеге телим!”, - диелә котлауда.

news_right_1
news_right_2
news_bot