Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Марсель Галиевның хикмәтле сүзләре китап булып басылып чыкты

Халык шагыйре Марсель Галиевнең хикмәтле сүзләре «Милләт» нәшриятында чыккан «Сүзләрдән – сәйләннәр» китабы булып басылып чыкты.
«Бер үк вакытта ике китабым басылды. Берсе шушы афоризмнар китабы булса, икенчесе Татарстан китап нәшрияты чыгарган «Чытырманлыкта» җыентыгы», ди Марсель Галиев.
Халык язучысы «сүз энҗеләреннән төзелгән» китапны бастырып чыгарган нашир һәм журналист Фәния Хуҗахмәткә рәхмәтләрен җиткерә һәм укучыларының бу китапка игътибарын көтә.
«Китапка төрле елларда язылган афоризм-хикмәтле сүзләр тупланган. «Язылганның бөтенесе кермәде, әлбәттә. Үземә үзем чикләр куярга да туры килде», ди Марсель Галиев.
Китап Марсель Галиев Төркиядә, Кырымда, Алтайда үзе төшергән сурәтләр белән бизәлгән.
Социаль әһәмияткә ия әдәбият программасы буенча бастырылган «Чытырманлыкта» дип аталган китапта Марсель Галиевнең тәрҗемә әсәрләре туплап бирелгән.
«Биредә М. Горький һәм А. Фуксның рус язучылары турындагы истәлекләре яктыртыла. Шулай ук дөнья әдәбиятының алтын фондына кергән Р. Акөтәгаваның «Чытырманлыкта» хикәя-новелласы, татарларны үз иткән алман галиме К. Фуксның татарлар, аларның көнкүреше, яшәү рәвеше, гореф-гадәтләре һ. б. турындагы хезмәте урнаштырылды. Шулай ук Ә. Карадауанның бөтендөнья тарихында җуелмас эз калдырган Чыңгыз хан турындагы язмалары, испанлы Р. Г. де Клавихоның сәяхәтнамәсе дә урын алды», диелгән китапның аннотациясендә.
Китаплар 1000 данә тираж белән басылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз