news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марсель Галиевнең Хәсән Туфан портреты Иске Кармәт авылы музеена тапшырылды

Шагыйрь, прозаик Марсель Галиев сүзләренчә, бу портрет Хәсән Туфан үзе исән булганда, 1980 елларда иҗат ителгән.

(Казан, 16 март, «Татар-информ», Алинә Айдарова). Хәсән Туфанның 120 еллыгы уңаеннан оештырылган шигырь бәйрәмендә Марсель Галиев иҗат иткән Хәсән Туфан портреты Аксубай районының Иске Кармәт авылы музеена тапшырылды.

«Сезгә Хәсән Туфанның туган авылыннан сәлам алып килдек. Бу портрет музеебызның түрендә урын алачак, без аны күз карасы кебек саклаячакбыз», — диде Иске Кармәт авылындагы Хәсән Туфан музее директоры Тәгъзимә Низамова.

Марсель Галиев сүзләренчә, бу портрет, Хәсән Туфан үзе исән булганда, 1980 елларда иҗат ителгән.

«Хәсән Туфан миңа сөргендә вакыттагы бер мизгелен сөйләгән иде. Бервакыт Хәсән абый бер бүлмәгә эләккән. „Анда газета өемнәре тора иде. Газета күргәнем юк иде, шуңа укый башладым. Сизәм: миңа кемдер карый. Башымны күтәреп карасам, танымыйм“, — дип сөйләде ул. Хәсән абый, бераз карап торганнан соң гына, көзгедән үзе карап торганын аңлаган. Ул биш ел буе көзгене күрмәгән булган икән», — дип искә алды Марсель Галиев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100