news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марсель Галиев исеме Тукай энциклопедиясенә керми калган – Зиннур Мансуров

Шагыйрь Тукай энциклопедиясендәге кимчелекләрне атады.

Марсель Галиев исеме Тукай энциклопедиясенә керми калган – Зиннур Мансуров
Рамиль Гали

(Казан, 14 аперль, «Татар-информ», Мөршидә Кыямова). Узган гасырда ук әзерләнә башлаган Тукай энциклопедиясе дөньяга чыккач, канәгатьсезлек белдерүчеләр дә булды. Г.Тукай лауреаты, танылган шагыйрь Зиннур Мансуров та бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Тукай энциклопедиясенең кимчелекләрен санап узды.

«Күптән түгел генә Тукай энциклопедиясе чыкты, - диде З. Мансуров. - Анда кемнәр генә кертелмәгән. Тукай турында бәләкәй генә шигырь язган авторларның исемнәре дә теркәлгән. Ә менә Тукай эзләре буйлап Кытайга кадәр экспедиция оештырган, Тукайның  турыдан-туры туганы булган һәм гомерен Тукайны өйрәнүгә багышлаган Риман Гыйлемханов энциклопедиягә кертелмәгән. Шулай ук бу фәнни басмада атаклы галим Миркасыйм Госманов исеме дә телгә алынмый. Шагыйрь турында тулы роман язган Чиләбедә яшәүче Рөстәм Галиев тә, Тукай хакында бик күп шигырьләр иҗат иткән һәм мәкаләләр язган, Тукай премиясе лауреаты Марсель Галиев  исеме дә кертелмәгән. Без татарлар менә шундый булып чыгабыз инде», - диде Зиннур Мансуров.

Белешмә: Тукай энциклопедиясе Кемерово нәшриятында бастырылды, тиражы 2 мең. Энциклопедиягә 2 мең 358 мәкалә, 800 дән артык иллюстрация кертелде. Узган гасырда эшләнә башланган күләмле проектка 135 автор һәм 15 фәнни редакторның хезмәте керде. Проект барышында җыелган материалларны әзерләп Нурмөхәммәт Хисамов, Резидә Ганиева, Зөфәр Рәмиев китаплары һәм башка хезмәтләре аерым китап булып дөнья күрде. Энциклопедияне әзерләгәндә Тукайның академик 6 томлы басмасы да нәшер ителде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100