news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марсель Галиев: Хәзер минем шигырьләргә көй язарлык композиторлар юк

“Хәзер бездә эт сикертә, бау аша көчек сикертеп уйный торган көйләр языла”, - ди легендар җыр текстлары авторы, Татарстанның халык язучысы.

Марсель Галиев: Хәзер минем шигырьләргә көй язарлык композиторлар юк
Солтан Исхаков

(Казан, 30 апрель, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстанның халык шагыйре, “Су буеннан әнкәй кайтып килә”, “Кайту” кебек лирик-легендар җырларның сүз авторы Марсель Галиев хәзер үзенең шигырьләренә көй язарлык композиторлар булмавын әйтте. Бу хакта ул “Татар-информ”га биргән интервьюсында белдерде. 

“Минем шигырьләргә көй язарлык яңа композиторлар тумый, димәк. Әйе, композитор дип атый алар үзләрен. Сүзләрен дә кайвакыт үзләре яза. Бик алама сүзләр. Сүзләргә игътибар итәм мин. Сүз юк икән, җыр да юк. Җитлекмәгән сүзләргә бик күп көйләр языла һәм көйләр үзләре дә бик примитив. Бер каптырмалы көй дибез инде, бер сәдәфле генә. Сәйдәшне тыңлыйбыз бит. Нинди дулкын-дулкын бара ул чордагы композиторларның көйләре. Логика бар, үсеш бар җырда. Ә монда эт сикертә торган көй. Бау аша көчекне сикертеп уйныйлар бит, шундый көйләр китте.

Кайвакыт чагылып та китә матур гына мотивлар, сүзләр дә. Ләкин алар эшләнеп бетмәгән килеш чыга. Аларның мәктәбе юкмы, өйрәнү өлкәсеме, тәҗрибә туплаумы - мин аңламыйм. Өйрәнде, көзге каршында бер әйләнде дә сәхнәгә чыга җырчы.

Ә сез карагыз рус җырчыларын - манма тиргә баталар җырлап бетергәнче. Эшли бит ул. Алар бит көзге каршында гына өйрәнмәгән, күренеп тора. Аларның бөтенесенең көе шәп, дип әйтмим. Ләкин көйдә яшәп алалар. Ә бездә ничектер өстән генә, ермачлап кына чыгалар. Шуңа күрә минем язасы да килми сүзләр. Язылган сүзләр дә бар, композитор көтәм мин”, - диде шагыйрь.

Марсель Галиев яңа тарихка яңа бер композиторлар плеядасы килеп керер дигән ышану белән дә яши.
“Композиторлар бер плеяда булган бит. Рөстәм Яхиннар плеядасы. Сәйдәштән соң бер плеяда булган. Ул дулкын булып киләдер. Луиза Батыр-Болгари да шуларга ияреп килде. Хәзер ниндидер төшү процессы бара, көтүдер, бәлки. Ул бит безнең гомердә шулай. Яңа бер плеяда көтеләдер, бәлки, кем белә аны» - дип Марсель Галиев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100