news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марсель Бакиров: Истәлек тактасын үлгәч куялар, ә миңа яшәп яткан вакытта куйдылар

Тантаналы чарага район җәмәгатьчелеге, Казаннан язучылар Ләбиб Лерон, Шәмсия Җиһангирова, галимнәр Фаяз Хуҗин һәм Гөлшат Галиуллина, журналист Рәшит Минһаҗ, Чаллыдан язучы Факил Сафин килде.

Марсель Бакиров: Истәлек тактасын үлгәч куялар, ә миңа яшәп яткан вакытта куйдылар
Фото: © «Татар-информ», Рифат Каюмов

13 февральдә Мөслимдә әдәбият галиме, филология фәннәре докторы Марсель Бакировның туган нигезенә элмә тактасы куелды. Тантаналы чарада 90 яшен тутырган галим үзе дә катнашты.

«Марсель Бакиров күп китаплар язган. Аның үзе турында да күп китаплар язарга мөмкин. Марсель абый – ул, авыр бала чагына карамастан, үзендә булган потенциалын чынга ашырган шәхес. Ык буйларында тәгәрәп үскән бала шундый дәрәҗәләргә ирешә алыр, дип кем уйлаган. Талант үз-үзенә юл табадыр, күрәсең. Марсель абый, Сез безнең өчен зур үрнәк. Без сезнең белән горурланабыз», - диде Мөслим районы башлыгы Альберт Хуҗин.

Фото: © Рифат Каюмов

Татарстанның халык язучысы Фоат Садриев Марсель Бакировның туган нигезе торган урамның халык телендә «Эт» тыкырыгы, дип йөртелүен әйтте.

«Эт» тыкырыгы Марсель абыйны күтәрде, Марсель абый «Эт» тыкырыгын күтәрә. Бу кечкенә генә урам. Аңа исемне халык юмор белән биргәндер. Бер дә монда эт күргәнем юк. Без үзебезнең каян чыкканыбызны, бездән кемнәр чыкканын, нинди кешеләргә ия булганыбызны аңларга тиеш. Бу бит юктан түгел. Беркем дә аны этеп күтәрмәгән. Кеше үзен үзе күтәрә. Димәк, безнең җиребезгә, милләтебезгә, рухыбызга потенциаль көч салынган. Моны онытмаска кирәк», – диде Фоат Садриев.

2023 елның 10 декабрендә 90 яшен тутырган Марсель Бакиров элмә тактасы куюны район хакимияте инициативасы булуын белдерде.

«Өнемме бу, төшемме? Акылыма килә алмыйча торам. Гадәттә, истәлек тактасын үлгәч куялар, ә миңа яшәп яткан вакытта куярга булдылар. Бу гаҗәп хәл бит. Район башлыгы моны район халкы, яшьләр өчен, тәрбия өчен кирәк, диде. Минем өчен бик зур чара бу. Чын рәхмәтемне белдерәм», – диде галим.

Марсель Бакиров Альберт Хуҗин белән Фоат Садриевның татарча матур сөйләүләренә сокланып, туган төбәген мактап алды.

«Минем алда ике кеше сөйләде. Аларның сөйләүләренә мин шаккатып тордым. Безнең Мөслим ягында гына шулай матур сөйли беләләрдер ул. Мөслим районы гына кешене шулай тәрбияләп үстерә белә. Талантлар районы, талантлар үзәге бу. Шушында туып-үскәнемә шундый шат мин! Киләчәктә дә шулай бик матур яшәгез!» - диде Марсель Бакиров.

Тантаналы чарага район җәмәгатьчелеге, Казаннан язучылар Ләбиб Лерон, Шәмсия Җиһангирова, галимнәр Фаяз Хуҗин һәм Гөлшат Галиуллина, журналист Рәшит Минһаҗ, Чаллыдан язучы Факил Сафин килде.

Фото: © Рифат Каюмов

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100