news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марсель Әхмәдуллин: Түбән сыйфатлы азаннар бүген, кызганыч, татар мәчетләреннән яңгырый

Марсель Әхмәдуллин: Түбән сыйфатлы азаннар бүген, кызганыч, татар мәчетләреннән яңгырый
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Рухи моң» иҗат берләшмәсе җитәкчесе, алып баручы Марсель Әхмәдуллин «Милли тормыш һәм дин» XIV Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы кысаларында «Дин, иман, моң, мәкам. Татар рухи мирасында гыйбадәт һәм халык иҗаты» фикер алышу мәйданчыгында катнашты. Аның фикеренчә, түбән сыйфатлы азаннарны татар мәчетләреннән дә ишетеп була.

«Иң түбән сыйфатлы азаннар бүген, кызганыч, татар мәчетләреннән яңгырый. Кайбер азаннардан соң яңгыравына караганда яңгырамавы хәерлерәк булмадымы икән, дип тә аптырап куясың. Чөнки андый азаннар дәгъвәткә караганда, динебезне дискредитацияләү чарасы булып тора дип саныйм. Бу сүз барлык азаннарга да кагылмый, әмма сыйфатлы, моңлы азаннар - күбрәк искәрмә рәвешен йөртә», - диде ул чыгышында.

Марсель Әхмәдуллин азан әйтү – мәчет яисә диннең эчке мәсьәләсе булып кына калмыйча, киң җәмәгатьчелек игътибарына чыга торган һәм җәмгыятьтә диннең абруен билгели торган төп күренешләрнең берсе дип саный. «Динебезнең «визит карточкасы» дияргә була. Башка милләт һәм дин вәкилләре генә түгел, милләттәшләребез тарафыннан да мәчеткә һәм дингә мөнәсәбәтне билгели торган бер фактор. Әмма бүгенге көндә ислам дөньясында татарлар кебек азанга игътибары һәм хөрмәте булмаган башка милләт юктыр ул», - диде.

«Азан тавышына зарланып, тиешле органнарга дәгъва белдерүчеләр дә, азанның факт буларак яңгыравына түгел, ә аның нәкъ менә ямьсез манерада яңгыравына шелтә белдерәләр дип саныйм. Шул сәбәпле, Казанда гына да ничә мәчетнең урамга чыга торган динамигын сүндерттерделәр. Азанны, мисал өчен БДБ дәүләтләреннән килгән кардәшләребез әйткәндә, азанга мәкам аспектыннан кала тел-теш тидереп булмый, диярлек. Чөнки аларда бездә булмаган азан культурасы бар», - диде «Рухи моң» иҗат берләшмәсе җитәкчесе.

«Татар мәчетләрендә балта кем кулында соң?» - дигән сорау күтәрде ул. «Татар мәчетләрендә азан әйтү эшен дә башка милләтләргә, мәзхәбләргә яисә мәзхәбсезләргә, радикаль карашлыларга тапшырсак, әби-бабаларыбызга, безнең җирлектә үзгәртүләрсез диярлек яшәп килгән саф ислам традицияләреннән нәрсә калыр соң?» - диде ул.

«Азаннарның тәҗвиде буенча сораулар бик күп. Әлифне таяк дип белә башлаучылар тәҗвид буенча шунда ук азанның сыйфатын билгели ала. Тәҗвид буенча бик тупас хаталар ишетелә. Мисал өчен, «Әкбәр» дисәң - иң бөеге мәгънәсендә, «әкбәәр» дип аз гына сузсаң гарәп телендә ул сүз «барабаннар» дип тәрҗемә ителә. «Фәләәх» дисәң, «әйдәгез котылуга», «фәләәһ» дип йомшак «һ» авазы белән әйтсәң, «әйдәгез чүлгә» килеп чыга. Тәҗвид мәсьәләсе шунда ук азан әйтүченең гыйлемлек дәрәҗәсен ачып сала. Ә надан кешегә билгеле булганча балта тоттырмыйлар. Азан татарның гыйлемлек дәрәҗәсен сорау астына куймасын иде», - дигән нәтиҗәгә килде ул.

  • Әлеге чараның максаты – рухи мирасыбыз ядкәрләрен (мөнәҗәт, бәет, зикерләр, көйләп китап уку, татар мәкаме белән Коръән укуны) милли хәзинәбезнең аерылгысыз өлеше буларак саклау, өйрәнү, киләчәк буыннарга тапшыру, дөньякүләм таныту һәм аларны милли традицияләрдә башкаручы профессионаллар үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышу.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100