news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марсель Әхмәдуллин: Күпчелек азан гарәп мәкаме белән әйтелә, татар мәкамен таныту җитми

Марсель Әхмәдуллин: Күпчелек азан гарәп мәкаме белән әйтелә, татар мәкамен таныту җитми
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Рухи моң» иҗат берләшмәсе җитәкчесе, алып баручы Марсель Әхмәдуллин татар мәкамнәрен таныту җитмәү аркасында әлегә азаннарның күпчелеге гарәп мәкамнәре белән әйтелүен әйтте. Бу турыда ул «Милли тормыш һәм дин» XIV Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы кысаларында «Дин, иман, моң, мәкам. Татар рухи мирасында гыйбадәт һәм халык иҗаты» фикер алышу мәйданчыгында сөйләде.

«Татар мәкаме кайчандыр бөтен ислам дөньясындагы мәшһүр мәкамнәр арасына кергән. Шул мәкамнәрне торгызу буенча эш алып барабыз. Сүз дә юк, гарәп мәкаме дә бик матур, әмма никадәр генә тырышса да, гадәти татар кешесе гарәп мәкаме белән тиешенчә азан әйтә алмый. Аның өчен гарәп булып туарга кирәк», - диде ул.

Аның фикеренчә, татар кешесе, беренче чиратта, азанны татар мәкаме белән әйтә белергә тиеш. «Чөнки кешенең тавыш аппаратын ул яши торган климатик зона билгели. Матурлык та төрлелектә бит. Төрекләр үз мотивлары белән, малайзияләр үз көе белән әйтә. Татарлар гына һаман да гарәп яисә төрек мәкамнәренә пародия ясау белән шөгыльләнә. Яисә азан әйтүне бер тонга калдырып, төссез, моңсыз азаннар яңгыратабыз. Мәкам бит ул - билгеле бер код», - диде ул.

«Аңга тәэсир итә торган, «безнеке бит бу, әбием көйләгән мөнәҗәтләр, әнием көйләгән бишек җырлары белән аваздаш бит бу» дип, татар кешесенең күңеленә ачкыч таба торган код ул. Ни дисәң дә, татар күңеленә гарәп, төрек, малайзия мотивы белән үтеп керә алмыйсың. Милләттәшләребез күңеленә юлны татар мәкаме белән генә табып була. Гарәп мәкаме белән әйтелгән азанны дингә аяк атларга гына торган милләттәшебез Согуд Гарәбстаны дине бу, әби-бабаем дине түгел дип, шик астына да куя әле», - диде Марсель Әхмәдуллин.

«Рухи моң» иҗат берләшмәсе җитәкчесе татар мәкаме белән яңгырый торган азан традицион ислам байрагы булып хезмәт итә алыр иде дип исәпли.

«Мәчеттә татар мәкаме белән азан әйтелә икән - бу мәчеттә, димәк, радикаль дини агымнарга урын юк. Бу – традицион ислам урыны. Бу мәчетне идентификацияли һәм бу идентификацияне башкаларга да игълан итә торган әйбер. Чөнки, билгеле булганча, радикаллар бөтен милли, традицион төшенчәләрне тамырдан инкяр итә. Азанны барлыкка китерә торган өченче мәсьәлә - азанчының тавышы мәсьәләсе. Бу мәсьәлә, шулай ук, җентекле якын килүне таләп итә», - диде Марсель Әхмәдуллин.

  • Әлеге чараның максаты – рухи мирасыбыз ядкәрләрен (мөнәҗәт, бәет, зикерләр, көйләп китап уку, татар мәкаме белән Коръән укуны) милли хәзинәбезнең аерылгысыз өлеше буларак саклау, өйрәнү, киләчәк буыннарга тапшыру, дөньякүләм таныту һәм аларны милли традицияләрдә башкаручы профессионаллар үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышу.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100