news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Марсель Әхмәдуллин: Намаз алдыннан азанны балигъ булган кеше әйтергә тиеш

Азан әйтүгә күбрәк өлкәннәрне җәлеп итү турында сүз алып барабыз.

Марсель Әхмәдуллин: Намаз алдыннан азанны балигъ булган кеше әйтергә тиеш

«Татар азаны» бәйгесен оештыручы Марсель Әхмәдуллин фикеренчә, намаз алдыннан азанны бала әйтсә, азанга булган җитдилек кимергә мөмкин.

Авылларда кайчак намазга азанны балалар әйтә. Моңа карата «Рухи моң» иҗат берләшмәсе җитәкчесе үз фикерен әйтте.

«Намаз алдыннан азан әйтүгә килгәндә, бала акыллы, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен аңлый икән - рөхсәт бар, әлбәттә. Икенче яктан караганда, азанны балалар әйтү, азанга карата булган җитдилекне киметмиме икән. Шуның өчен азан әйтүгә күбрәк өлкәннәрне җәлеп итү турында сүз алып барабыз. Дин буенча бала нәрсә әйткәнен аңлый икән, ул азан әйтә ала дип санала. Шулай да балигъ булган кешенең әйтүе кулайрак», - ди ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot