news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марс Тукаевка «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен» медален бирделәр

Марс Тукаевка «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен» медален бирделәр
https://tatar-congress.org/

26 майда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү буенча урынбасары Марс Тукаев 50 яшьлек юбилеен бәйрәм итә. Бөтендөнья татар конгрессының «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен» медале тапшырылды. Бу турыда конгрессның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бүген аны хезмәттәшләре тәбрикләде. Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Марс Тукаевның күпьеллык эшчәнлеген югары бәяләде. Россия төбәкләре белән элемтәләрне ныгытудагы өлешен, үз хезмәтенә җаваплы каравын билгеләп узды.

Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Марс Тукаевның гаиләсен мактады. Хатыны белән бергәләп өч балаларына милли тәрбия бирүләрен, аларда туган телебезгә, йолаларыбызга мәхәббәт уятуларын үрнәк итеп күрсәтте.

Милли Шура рәисе юбилярга тырыш хезмәте, татар халкын ныгытудагы, күп кенә кызыклы проектларны тормышка ашырудагы эшчәнлеге өчен Бөтендөнья татар конгрессының «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен» медален тапшырды, киләчәктә дә уңышлар теләде, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100