Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Марс Тукаев Сабан туйларында кертелә торган яңалыклар турында: “Шоуның да чиге бар”
Аның фикеренчә, Сабан туена хас булмаган ярышларны кертү бәйрәмнең милли йөзен югалтуга китерә.
(Казан, 25 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татар халкының милли бәйрәме Сабан туйларында төп традицион ярышлардан тыш, аңа хас булмаган ярышларны кертүгә Бөтендөнья татар конгрессы катгый каршы. Бу хакта БТК Башкарма комитеты рәисе урынбасары Марс Тукаев “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә белдерде.
Кайбер Сабан туйларында сумо, футбол, баскетбол, волейбол һәм башка төрле ярышлар, уеннарны оештыру бәйрәмнең милли йөзен югалтуга китерә торган адымнар, дип саный Марс Тукаев. Аның әйтүенчә, башка төбәкләрдәге татар оешмалары белән үткәрелә торган төрле чараларда бу мәсьәлә һәрвакыт күтәрелә.
Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге директоры Фәнзилә Җәүһәрова Сабан туйларының берникадәр универсаллашуын әйтеп, моның, бер караганда, яхшы булуын билгеләп узды. Шул ук вакытта Сабан туена хас күренешләр югалырга тиеш түгеллеген ассызыклады. Ул менә инде 10 ел вакыт әлеге бәйрәмне оештыручылар өчен укулар уздырылуын билгеләп узды. Аларны үзәк Татарстанның Мәдәният министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты белән берлектә оештыра. “Безнең төп бурыч – Сабан туйларына хас гомуммилли элементларны саклап калу. Көрәш, колгага, авыш баганага менү, гер күтәрү, капчык сугышы, ат чабышы кебек ярышлар булырга тиеш. Ничек кенә чыгымлы булса да, мөмкинлек булса, ат чабышларын оештырыгыз дип әйтәбез. Төбәкләрдә дә шәхси ипподромнар тотып, тайлар үстерүчеләр, аларны чабышларга әзерләүчеләр бар”, - дип белдерде Фәнзилә Җәүһәрова.
Сүз уңаеннан, Татарстан мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипованың да Сабан туйларына атлар белән бәйле ярышлар кертү яклы булуын билгеләп үтик. “Атта чабучылар ниндидер осталыкта көч сынашса, тагын да кызыклырак булыр иде”, - ди ул.
Фәнзилә Җәүһәрова фикеренчә, ничек кенә булса да, бүгенге заманда Сабан туе шоу элементларыннан башка уза алмый. Ул бәйрәмгә ниндидер яңалык кертелсә дә, аның гигена таләпләренә һәм куркынычсызлык кагыйдәләренә җавап бирергә тиешлеген билгеләп узды.
Моңа җавап итеп, Марс Тукаев һәр нәрсәнең чиге булуын әйтте. “Кайсыдыр бер Сабан туенда бәйрәмнең башыннан ахырына кадәр мәйдан өстендә канат юлыннан йөрүчеләр тамашачыларның игътибарын читкә җәлеп итте. Халык мәйданга да, өскә карарга да белмәде. Бу татарга хас әйбер түгел, шоуның да чиге бар”, - диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз