Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Марс Тукаев: Бөтендөнья татар конгрессы округ җыеннарын декабрьдә үк башларга планлаштыра
Казан федераль университетының Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсендә узган Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура утырышында Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Марс Тукаев федераль округлардагы татар милли-мәдәни җәмгыятьләре җитәкчеләренең җыеннарына йомгак ясады. Ул үзенең чыгышында 2018 елдан башлап үткәрелүче әлеге чараларның стратегик әһәмиятенә һәм киләчәк планнарга тукталды.
Марс Тукаев билгеләп үткәнчә, соңгы тугыз ел эчендә округ җыеннары кысаларында төбәк җитәкчеләре белән 229 рәсми очрашу уздырылган. Бу чаралар татар җәмгыятьләре арасында тәҗрибә алмашу һәм еллар буе чишелеш тапмаган милли мәсьәләләрне хәл итү мәйданына әверелгән.
Шулай ук Марс Тукаев билгеләп үткәнчә, Рамазан аеның елдан-ел иртәрәк башлануын (киләсе елда ул 8 февральгә туры килә – иск. «Татар-информ») исәпкә алып, конгресс җитәкчелеге округ җыеннарының графигын үзгәртергә карар кылган. Бу съезд алдыннан барлык төбәкләр белән тиешенчә эшләргә мөмкинлек бирәчәк.
«2027 нче елда мөһим чаралар, шул исәптән Бөтендөнья татар конгрессының чираттагы съезды булачагын күз алдында тотып, съездка әзерлек кысаларында округлардагы җыеннарны дәвам итәргә карар кылдык. Яңа елдан соң вакыт аз булуын исәпкә алып, җыеннарны агымдагы елның декабрь аенда уздыра башларга планлаштырабыз»,- дип йомгаклады Марс Тукаев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз