news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марс Шабаевның гаиләсе язучының кулъязмаларын архивка тапшырды

Дәүләт архивында язучының йөзләп фотографиясе саклана.

Марс Шабаевның гаиләсе язучының кулъязмаларын архивка тапшырды
Абдул Фархан

(Казан, 13 декабрь, “Татар-информ”). 13 декабрь көнне Тататрстанның Архив эше буенча дәүләт комитеты татар язучысы, тәрҗемәче Марс Шабаевның гаиләсе тапшырган кулъязма истәлекләрен, фотоларын җәмәгатьчелеккә күрсәтте.

Чарада язучының тормыш иптәше Роза Шабаева да катнашты. “Марска иҗат эшендә гел булыша торган идем, кулъязмаларын басма машинкада үзем җыйдым”, - диде ул.

Роза Шабаева сүзләренчә, дәүләт архивына язучының барлык кулъязмалары, шул исәптән йөзләп фотографиясе тапшырылган. Ул язучының кайбер кулъязмаларын матбугатта бастырып чыгарырга ниятли.

Чарага Марс Шабаевның оныгы Наилә дә килгән иде. Оныгы бабасының шаян кеше булуын искә төшереп, поэмасыннан өзек укыды.

Татарстанның Архив эше буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова Роза Шабаевага рәхмәт хаты тапшырды.

  • Марс Садри улы Шабаев 1933 елның 14 июлендә Татарстан АССРның Минзәлә районы Югары Тәкермән авылында укытучы гаиләсендә туган. Күренекле әсәрләре: «Әби-апа» , «Сине эзлим» (1965), «Артист» 1966). «Җикән камыш», «Онытма» һәм русча тәрҗемәдә чыккан «Ищу тебя» җыентыкларындагы шигырь һәм поэмалары өчен М. Шабаев 1976 елда Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100