news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марс Искәндәров - Россия флотындагы беренче татар вице-адмиралы

Татарстаннан чыгышлы хәрби морякларга багышланган һәйкәл куелу турында проект әзерләнә, дип белдерде Россия хәрби-диңгез флоты белгече Шамил Әхмәтшин.

(Казан, 27 октябрь, “Татар-информ”, Гөлүзә Гыймадиева). 27 октябрь көнне Россия флотының беренче татар вице-адмиралы Искәндәров Марс Җамалетдин улының туган көне. Татарстанның Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге элекке даими вәкиле, татарларның Россия флотына керткән өлешен өйрәнеп язылган фәнни хезмәтләр авторы Шамил Әхмәтшин Марс Искәндәров турында: “Марс Җамалетдин улы искиткеч төпле кеше иде”, ди.

Россия флотының беренче татар вице-адмиралы Марс Җамалетдин улы Искәндәров 1927 елның 27 октябрендә Казан шәһәрендә туган. 1943 елда Ленинградтан Омск өлкәсендәге Тара шәһәренә эвакуацияләнгән Ленинград махсус хәрби диңгез мәктәбенә укырга керә. Марс Искәндәров 1949 елдан башлап 1991 елга кадәр сугышчан хезмәт юлын тулысынча хәрби диңгез флоты белән бәйләгән. Гади курсанттан Россия флотының вице-адмиралы дәрәҗәсенә ирешкән.

"Яшәү рәвеше үзе үрнәк иде"

Беренче татар вице-адмиралын якыннан белгән Шамил Әхмәтшин аның аны бик якын итеп искә алды. “Марс Җамалетдин улы искиткеч төпле кеше иде. Ул үзенең яшәү рәвеше белән генә дә безгә үрнәк булды”, - диде Шамил Әхмәтшин.

Марс Искәндәров хәрби училище курсанты булганда сугышка да эләгеп алган. Тральщикларда (диңгез миналарын табу һәм юкка чыгару, корабларны миналы киртәләр аркылы үткәрү өчен төзелгән махсус кораб) йөреп, Фин култыгында Балтыйк диңгегезендәге миналарны зарарсызландыру белән шөгыльләнгән.

Хәрби хезмәтендә үзен максатчан һәм бик булдыклы җитәкче итеп күрсәткән. Тора-бара ул су асты корабының командиры, эскадра командиры, девизия командиры вазифаларын башкара башлаган. “Ул вакытта Төньяк флот штабы башлыгының урынбасары булып тора. Безнең Россия флотындагы беренче вице-адмиралы дәрәҗәсенә ирешә”, - дип сөйләде Шамил Әхмәтшин.

Лаеклы ялга чыкканнан соң да Марс Искәндәров җәмәгать эшен ташламый. 1992 елда оставкага киткәч, ул Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендә яшәүче татарларның милли-мәдәни автономиясенең Почетлы рәисе булып торган. "Ул безнең мондагы татар теле, иҗаты, татар мәдәниятен күтәрү һәм тарату өчен бик күп эшләр башкарды”, - диде Шамил Әхмәтов.

"Ул татар булуы белән горурланды"

Марс Искәндәров һәрвакыт үзенең татар булуы белән бик горурланган. “Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендә яшәүче татарларның милли-мәдәни автономиясенең Почетлы рәисе итеп сайлангач та, һәрвакыт үзенең халкына мөнәсәбәтен гамәлләре белән искәртеп килде. Аның нәселе, ялгышмасам, чыгышы белән Әтнә районыннан. Ул үзенең парад мундирын шул район мәктәбе музеена тапшырды”, - диде Шамил Әхмәтов.

Марс Җамалетдин улы белән Шамил Әхмәтов якыннан таныш булган. Ул озак еллар буена Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле вазыйфасын башкарган. “Миңа ул вакытта Марс Җамалетдин улы белән эш буенча да еш аралашырга туры килә иде. Гади тормышта да гади кешеләр кебек без еш күрешә идек”, - диде ул.

"Татар хәрби морякларына һәйкәл куелачак"

Шамил Әхмәтов әйтүенчә, хәзерге вакытта Кронштадта һәм Яшел Үзәндә Татарстаннан чыгышлы хәрби морякларга багышланган һәйкәл куелу турында проект әзерләнә. “Бу һәйкәлдә Марс Искәндәровка багышланган бүлек тә булчак. Һәйкәл өч бүлектән торачак”, - дип аңлатты Шамил Әхмәтов.

Аның әйтүенчә, беренчесендә революциягә кадәрге чорга төньяк сәфәрләрдә катнашкан, яңа уртаулар ачуга үз өлешен керткән контр-адмирал Исхак Ираһим улы Исләмов кертеләчәк. Икенчесе бүлек Бөек Ватан сугышы елларын чагылдырачак. Анда үз урынын су асты көймәсе командиры, сугышка кадәр үк Төньяк диңгез юлыннан көймәне үткәрә алган Измаил Зәйдуллин алачак. Салкын сугыш елларын Марс Җамалетдин улы Искәндәров күрсәтәчәк.

“Анда өч блок, өч портрет һәм тасвирлама булачак. Өч әһәмиятле чорда татарларның Россия флотына күрсәткән өлешен шушы өч шәхес чагылдырачак. Әлегә эскизлар әзерләнә. Аны кую һәм ачу тантанасын без 2017 елга планлаштырабыз”, - дип уртаклашты Шамил Әхмәтов.

"Ул бик төгәл кеше иде"

Ул Марс Искәндәровның җәмәгать эшендәге тырышлыкларын да югары бәяләде. “Марс Җамалетдин улы үзенең бурычына тугры хезмәт итте. Бу хезмәт өчен аңа бернинди акча да түләнмәде. Җәмәгать эшләре белән шөгыльләнгәндә аңа күп кенә тәнкыйть сүзләре ишетергә дә күп туры килде. Ул офицер иде һәм үз эшен һәрвакыт төгәл башкарды. Үзенең һәрбер гамәлен җиренә җиткерә, рәткә сала белә иде. Яшел Үзән белән хезмәттәшлек урнашып, андагы корабларны, Крондштадт корабларын үз канатыбыз астына алган вакытта ул Татарстаннан чакырылган яшь моряклар, матрослар белән очрашулары вакытында үзенең хезмәте, авыр вакытлар турында сөйләп, аларга юнәлеш бирә иде”, - диде.

Шамил Әхмәтов татар халкы үз шәхесләрен белергә тиеш дигән фикердә тора. “Яшьләр һичкайчан үзләренең тамырларын онытмасын иде. Үзләренең кем икәнлекләрен, үзләренең бабаларының тарихларын исләреннән чыгармасын, милли гореф-гадәтләрне алга сөрсен. Үз бурычыңа, үз антыңа, үз халкыңа тугры булырга кирәк!”, - диде ул.

Белешмә өчен: Марс Җамалетдин улы Искәндәров 1927 елның 27 октябрендә Казан шәһәрендә туган. 1943 елда Омск өлкәсенә эвакуацияләнгән Ленинград махсус хәрби диңгез мәктәбенә укырга кергән. 1949 елдан башлап 1991 елга кадәр сузылган сугышчан хезмәт юлы тулысынча хәрби диңгез флоты белән бәйле. Хезмәтенең 33 елы әлеге Кызыл Байрак орденлы Төньяк флотта үткән. 18 ел дәвамында су асты көймәләрендә йөзгән. Шулай ук аның йөздән артык фәнни хезмәте дөнья күргән. Алар хәрби диңгез көчләрен оештыруның иң актуаль проблемаларына багышланган һәм хәрби техник, психологик, экологик, икътисадый гыйлемнәрнең фәнни синтезы булып торалар. 1992 елда отставкага киткән һәм Россия Федерациясенең атом энергиясен файдалануга Дәүләт күзәтчелек комитетының атом-төш һәм радиация куркынычсызлыгы инспекциясе начальнигы постына билгеләнгән. Адмирал Марс Искәндәров зур җәмәгать эше дә алып барган. Ул Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендә яшәүче татарларның милли-мәдәни автономиясенең Почетлы рәисе итеп билгеләнгән. Хәрби хезмәттәге фидакарьлекләре өчен 1957 һәм 1976 елларда Кызыл Йолдыз, 1974 елда Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, 18 медаль белән бүләкләнгән. 2003 елның октябрендә Санкт-Петербург шәһәрендә вафат булган. Кабере шәһәрнең Көньяк зиратында.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100