news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марс Бәдретдинов коррупциягә каршы көрәштә федераль дәрәҗәдә хәл итәсе мәсьәләләрне билгеләде

ТР Президентының коррупциягә каршы сәясәт идарәсе башлыгы сүзләренчә, Татарстанда коррупциягә каршы актуаль программа төзелгән.

(Казан, 9 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Казанда Россия Федерациясе субъектларында коррупциягә каршы көрәшнең актуаль мәсьәләләренә багышланган фәнни-гамәли конференциядә Татарстан Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе башлыгы Марс Бәдретдинов коррупциягә каршы тору буенча Татарстан тәҗрибәсе турында сөйләде.

“Без дәүләт хакимияте һәм муниципаль үзидарә органнарында коррупциягә каршы көрәш буенча нәтиҗәле эш системасын булдыруга ирештек”, - дип белдерде Марс Бәдретдинов. Аның әйтүенчә, республикада идарә системасында үтә күренмәлелекне тәэмин итәрдәй коррупциягә каршы актуаль программа төзелгән.

Коррупциягә каршы көрәш эшендә Татарстанда башкарылган эшләр

Марс Бәдретдинов коррупциягә каршы көрәштә комплекслы мөнәсәбәт булу зарурлыгын әйтте. Ул республикада башкарылган эшләргә тукталып, 2013 елда республикада муниципаль берәмлек башлыклары каршында коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмче вазифасы булдырылганын билгеләп узды. Алар җирле үзидарә органнарының һәм башка структураларның эшен координацияләү белән шөгыльләнә.

Марс Бәдретдинов, шулай ук, Татарстан Президенты Указы нигезендә, коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча республика эксперт төркеме эшләвен, аның төп бурычы коррупция рискларына анализ ясаудан гыйбарәт булуын белдерде. Ул әлеге төркем тарафыннан комиссияләр булдырылып, аның прокуратура, хокук саклау органнары белән хезмәттәшлек итүен билгеләп узды. “Шуңа күрә, закон бозулар ачыкланган очракта, чарасы кичектергесез күрелә. Эксперт комиссиясе эшендә анкеталаштыру, полиграф та кулланыла”, - дип сөйләде Марс Бәдретдинов.

Докладчы әйтүенчә, эксперт төркеме урыннарга чыгар алдыннан әзерлек эше үткәрелә: теге яки бу орган эшчәнлеге өйрәнелә, социаль-икътисади үсеш күрсәткечләре динамикасы тикшерелә. Республика эксперт төркеме гамәлдә булганнан бирле, аның комиссияләре тарафыннан муниципаль берәмлекләргә, министрлыкларга һәм аның карамагындагы оешмаларга – барлыгы 40 урынга чыгып тикшерүләр оештырылган. Социаль торак, балалар бакчалары, мәдәни һәм социаль өлкә объектлары төзелеше, сәламәтлек саклау тармакларында, җир биләмәләре белән идарәдә коррупцион рисклар туу сәбәпләре мониторингланган. Әлеге юнәлешләр буенча коррупция сәбәпләрен юкка чыгару тәкъдимнәре кертелгән.

Марс Бәдретдинов соңгы 5 елда бюджет чараларына кул сузу очракларының кимүен билгеләп үтте. Шулай ук, Татарстанда законсыз юл белән үзләштерелгән җир участокларын кире муниципаль милеккә кайтару эше активлашкан. Коррупция җинаятьләре өчен 250 дән артык вазифаи зат җәзага тартылган. Марс Бәдретдинов эксперт төркеменең коррупциягә каршы эшне координацияләү буенча комиссия утырышына халык мәнфәгатьләренә кагылышлы иң актуаль мәсьәләләрне керткәнен билгеләп узды.

Ил күләмендә хәл итәсе мәсьәләләр

Марс Бәдретдинов докладында коррупцияне юкка чыгару өчен федераль дәрәҗәдә хәл итәсе мәсьәләләрне атады.

Беренчедән, керемнәр һәм чыгымнар буенча белешмәләргә анализ ясау. Марс Бәдретдинов әйтүенчә, быел барлык төбәкләр дә үткәрелгән анализлар буенча хисаплар тапшыра, әмма һаман да анализ нәрсә ул һәм аны ничек үткәрү турында норматив билгеләмә юк. Моңа бәйле рәвештә практикада күп кенә сораулар туа. Төгәл чаралар уздыру буенча барлык гамәлләр җентекләп эшләнергә тиеш, ди ул.

Икенчедән, хокук саклау органнарына килеп ирешкән мәгълүмат кына тикшерүгә җирлек тудыра ала. “Керемнәр турында мәгълүматны тикшерү өчен төп җирлек булып, чит ил банкларындагы акча, кертемнәр һәм башка кыйммәтләр булуы турында хокук саклау органнарына юлланган мәгълүмат хезмәт итә ала. Минем аларның “мондый мәгълүматның безгә килгәне юк диярлек” дип әйтә алачагына шигем юк. Мондый мәгълүматны ачыклап, хокук саклау органнарына юллау коррупциягә каршы көрәшне җанландыруга җитди этәргеч була алыр иде. Бу күрсәткечне хокук саклау органнарының хисап кәгазьләренә кертеп булыр иде”, - дип саный Марс Бәдретдинов.

Өченчедән, докладчы әйтүенчә, бүген вуз студентлары өчен коррупциягә каршы темага махсус курс юк. Республикада бу мәсьәлә өлешчә хәл ителгән: быелгы уку елында барлык вузларның уку планына коррупция мәсьәләләре буенча зачет курсы кертелгән.

Үтә күренмәлелектән, ачыклыктан башка җиңеп булмый

“Коррупциянең төп дошманы – хәбәрдарлык һәм үтә күренмәлелек. 2015 ел азагында Президент рәислегендә узган киңәшмәдә урман фондындагы һәм яр буендагы корылмаларны төзегәндә коррупцион рисклар туу мәсьәләсе каралды. Төгәл чикләр булмаудан файдаланып, кайберәүләр гражданнарны гомуми кулланыштагы сулыкларга керә алудан мәхрүм итә. Нәтиҗәдә, 2016 ел Су саклау зоналары дип игълан ителде. Хөкүмәт чаралар планын эшләде. Бу эшкә прокуратура органнары да кушылу нәтиҗәсендә, кайбер объектлар бөтенләй сүттерелде”, - дип сөйләде Марс Бәдретдинов.

“Коррупциягә каршы көрәшне үтә күренмәлелек, ачыклыктан башка алып барып булмый”, - дип, Марс Бәдретдинов бүгенге конференциянең коррупциягә каршы көрәштә яңа эш алымнарын барлыкка китерәчәгенә ышанычын белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100