news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мароккода җир тетрәүдә үлүчеләр саны 2 меңнән арткан

Мароккода җир тетрәүдә үлүчеләр саны 2 меңнән арткан, тагын ике меңнән артыгы зыян күргән. Бу хакта Hespress газетасы Корольлек Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән хәбәр итә.

Элегрәк җир тетрәүдә 1037 кеше һәлак булуы һәм 1204 кешенең имгәнүе турында хәбәр ителгән иде.

«Үлүчеләр саны 2012 кешегә кадәр җиткән, 2059 кеше зыян күргән, 1404 кеше җитди җәрәхәтләр алган», - диелә хәбәрдә.

Искәртик, 6,9 магнитудалы җир тетрәү Марракештан 80 км ераклыкта булган. Берничә торак пункт хәрабәләргә әверелгән, анда әле дә коткаручылар эшли.

Марокко Короле Мөхәммәт VI илдә өч көнлек матәм игълан итте һәм ил әләмен төшерергә кушты.

news_right_1
news_right_2
news_bot